Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Садретдинов Дамир Рөстәм улы 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчке эшләрдә хезмәт итеп, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә барып, хәл белешеп, бүләкләр, күчтәнәчләр өләште.
Иң элек министр Иләбәр зиратына барды, Айсаф Галиев каберенә чәчәк салды.
Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Садретдинов Дамир Рөстәм улы 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчке эшләрдә хезмәт итеп, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә барып, хәл белешеп, бүләкләр, күчтәнәчләр өләште.
Иң элек министр Иләбәр зиратына барды, Айсаф Галиев каберенә чәчәк салды. Соңыннан Галиевлар гаиләсенә килде. Айсаф Галиев Украина җирендә махсус хәрби операциядә үз вазыйфаларын башкарганда һәлак булган иде. Аның хатыны, улы, кызы калды. Эчке эшләр министры аларның өйләрендә булып, яшәү шартлары, тормышлары белән танышты. Саматка хоккей киемнәре, Айназга зур йомшак уенчык, бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Әңгәмә түгәрәк өстәл янында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Васил Исмагилов, Айсафның әтисе Айдар, әнисе Вәсилә һәм җәмәгате Рәзилә белән дәвам итте.
Хәл белешеп килгән өчен Галиевлар министр Дамир Садретдиновка зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев