Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре белән чираттагы очрашу Югары Симет авылында узды

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне даими яктырта һәм гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Югары Симет авылында узды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә төп юнәлеш булып муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар тарафыннан үзләренең законлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аларны үтәүне тәэмин итү тора. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора.

Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәте карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре дә аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев