Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко республиканың Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар.
Бу хакта Татар-информ сайты яза.
Алар теплицаларны, орлык үзәген, лабораторияне һәм полигоннарны карады, Татарстан белгечләре куллана торган технологияләр белән танышты.
Кунакларга үзәктә ябык тамыр системалы үсентеләрне үстерелү турында сөйләделәр. Ел саен өч ротация эчендә биредә якынча 12 млн данә үстерелә. Үсентеләрнең яртысы гади нарат, 30 проценты Европа чыршысы, 15 проценты Себер карагае. 5 проценты агачларның башка токымнарына туры килә.
Моннан тыш, мәйданчыкта декоратив агач һәм агач-куак токымнарының кырыктан артык төре үстерелә, аннары аларны яшелләндерү өчен кулланалар.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Виктория Абрамченко Татарстанның урман сәнәгате комплексы күргәзмәсен карады, шулай ук мәктәп урманчылыклары эшендә кадрлар әзерләү системасы һәм тармакны цифрлаштыру барышы белән танышты.
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев