Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан Президентының атамасын «Рәис» дип билгеләргә тәкъдим ителде

Яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак.

 

Татарстан Президенты атамасын «Рәис» дип үзгәртергә тәкъдим ителде. Бу хакта бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз тугызынчы утырышында билгеле булды.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин чыгышында Президентны Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртү тәкъдимен кертте. Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, федераль закон буенча, югары вазифаи зат атамасын Башлык кына дип кенә түгел, ә башкача да атау мөмкинлеге каралган.

«Кичәге дискуссия нәтиҗәләре буенча, закон проектын кире кагу тәкъдим ителде. Инициатива группасының 37 әгъзасының 33е проектның кайтарылуы турында хатка имза куйган. Калганнар билгеле сәбәпләр аркасында бүгенге утырышта катнашмый. Атна азагына кадәр документ ахырга кадәр әзерләнеп бетәчәк», - диде Альберт Хәбибуллин.

«Татарстанның югары вазифаи затының яңа атамасы - «Глава Республики Татарстан-Татарстан Рәисе» атамасы тарихи, милли, мәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта, Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Президент буларак сайланды. Гражданнар аны Президентка кандидат буларак тавыш бирде. Моңа бәйле рәвештә, яңа атама бары тик яңа сайланган югары вазифаи затка гына кулланылачак», - диде Альберт Хәбибуллин.

Татарстан парламентының бертөркем депутатлары ТР Конституциясенә үзгәрешләр әзерләгән иде. Алар, шул исәптән, республика Президенты атамасын республика Башлыгы дип үзгәртүне дә күздә тота. Ләкин кичә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты проектны хупламады, аны эшләп бетерер өчен кире җибәргәннәр. 

Реклама

Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова фикеренчә, «Башлык» республика халкының милли үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерми. Ул яңа атамалар уйланырга тәкъдим итте.

Радик Салихов: Гарәп дөньясы лидерлары Рөстәм Миңнехановны «Рәис» дип атаячак

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның югары вазифаи заты атамасын үзгәртү белән килешергә өндәде

 

Фото: Рамил Гали

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев