Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан кырларында урып-җыюның кызган чагы.

27 июльгә кадәр игеннәрнең 20 проценты суктырылган, ягъни 302,8 мең гектар мәйданнан (барлыгы - 1,5 миллион гектар) игеннәр җыеп алынган. Бу атна азагына игеннәрнең өчтән бер өлешен суктыру бурычы куелган.

Әлегә җыеп алынган уңыш 948,1 мең тонна тәшкил итә. Шул исәптән, көзге бодай - 603 мең, арыш - 272,6 мең, арпа - 39,7 мең, борчак - 29,3 мең тонна. Уңыш гектарыннан уртача 31,3 центнер (соңгы ике елда ул бу чорга 22-28 центнер иде) тәшкил итә. Аерым алганда, көзге бодайның уңдырышлылыгы - 33,7, арышның - 28,4, арпаның - 33,4, борчакның - 19,8 центнер. Республикадагы 2,3 миллион тоннага исәпләнгән 42 элеваторның бөтенесе дә яңа уңыш бодаен кабул итә башлады.


Иң югары уңыш - Зәй (43,5 центнер), Нурлат (42,2 ), Актаныш (40), Буа (38,2), Сарман (37,3), Балтач (35,4), Кайбыч (35), Аксубай (33,1) һәм Алексеевск (33) районнарында. Суктырылган мәйданнар буенча да Апас, Актаныш, Әлки, Чистай, Кайбыч, Алексеевск, Буа районнары беренчелекне бирми. Иң зур уңыш Актаныш, Буа, Зәй, Алексеевск, Тәтеш, Сарман, Нурлат районнарында җыеп алынган. Урып-җыю чорын әзерлекле техника белән каршы алган районнар да - шулар.

Реклама

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/60512-mul-u%D2%A3yishka-%D3%A9met-bar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев