Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районына эш буенча сәфәргә килде. (+ фото)
Фәрит Мөхәммәтшин башта Сатыштагы 50 баш ат асрала торган "Мустафин" крестьян-фермерлык хуҗалыгына барды.
Туктар авылында быел үзгәртеп корылган Мәдәният йортын карады.
Байлар Сабасы бистәсендәге Мәдәният йортында район активы белән очрашты.
Соңыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе стендка ату һәм компакт-спортинг комплексында, "Сабантуй" ат-спорт комплексында конкурс өчен каралган манежда һәм ат абзарларында булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев