Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан депутаты мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт срогы турындагы закон проектын эшләгән

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев ТР Дәүләт Советына карауга өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган гражданнарның хезмәт итү срогын билгеләүче федераль закон проектын керткән. Бу хакта ул Телеграм-каналында әйтте.

Төзәтмәләрне «Россия Федерациясендә мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында»гы Федераль законга кертергә тәкъдим ителә.

Шәрәфиев билгеләп үткәнчә, РФ Президенты Владимир Путинның 2022 елның 21 сентябрендә имзаланган «Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация игълан итү турында»гы карарында мобилизацияләнгән гражданнарның хезмәт итү вакытлары һәм аларны кайтару нигезләре турында мәгълүмат юк.

«Мобилизацион әзерлек һәм мобилизация турында» Федераль законда мобилизацияләнүчеләрнең хезмәт итү срогы турында берни әйтелми, шулай ук законда андый срокны билгеләү дә каралмаган, - дип язган депутат. - Шул ук вакытта өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылган гражданнарны һәм аларның туганнарын «мобилизацияләнүчеләрне ротацияләү булачакмы һәм ул законда каралганмы» дигән сорау борчый».

Закон проекты өлешчә мобилизация хәрби хезмәткә алынучылар һәм аларның туганнары арасында «социаль киеренкелекне киметергә» мөмкинлек бирәчәк. Бу очракта мобилизацияләнгән үзе дә, якыннары да хезмәт үтү вакытын беләчәк, диде Шәрәфиев.

Искәртик, узган ел Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 21 сентябрьдән 28 октябрьгә кадәр өлешчә мобилизация узды. 31 октябрьдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика Саклану министрлыгының гаскәрләрне резервистлар белән өстәмә комплектлау бурычын үтәде. Барлыгы 300 мең кешене чакыру планлаштырылган иде.

Контракт хезмәте турында күбрәк белергә теләсәгез монда басыгыз. Контракт хезмәтенә җыюның рәсми сайтында хәрби хезмәткәрләргә билгеләнгән түләүләр, ташламалар һәм гарантияләр турында мәгълүмат урнаштырылган. Контракт хезмәте мәсьәләләре буенча кайнар элемтә контакт-үзәге телефоныны (117) шалтыратырга мөмкин.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-deputaty-mobilizaciyalanucelarnen-xezmat-srogy-turyndagy-zakon-proektyn-eslagan-5874426

Фото: ©«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев