Татарстан буйлап сәяхәт итүче кабак турында эшләнгән картиналар кургәзмәсе Апас бистәсенә килеп җитте.
Әлеге кургәзмә Россия рәссамнар берлеге белән берлектә оештырыла.
Татарстан буйлап сәяхәт итүче кабак турында эшләнгән картиналар кургәзмәсе Апас бистәсенә килеп җитте. Әлеге кургәзмә Россия рәссамнар берлеге белән берлектә оештырыла. Әлеге проектның җитәкчесе Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минхаҗев. Бәйрәмдә бер төркем рәссамнар белән җырчылар да катнашты. Татарстанның халык артистлары Мингөл Галиев, Рөстәм Маликов, композитор, җырчы, язучы һәм журналист Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафина, җырчы-гармунчы Миңнислам Кәримов, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, композитор, баянчы Рафинад Сәлаховлар үзләренең матур җырларын, гармун-курай моңнарын буләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев