Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан белгечләре сентябрь ахырында дача бакчасындагы эшләрне искәртте

Көз - яңа сезонга әзерлекнең башы. Әгәр дә көздән үсемлекләр турында кайгыртмасаң, киләсе елда бакча үзенең үсентеләре һәм яхшы уңышлары белән сөендермәскә дә мөмкин. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова шул уңайдан файдалы киңәшләрен бирә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Сентябрьнең соңгы ун көнендә агачларга, куакларга күп итеп су сибәргә һәм аларны кышка әзерләргә, күпьеллык чәчәкләрне кисәргә, теплицаларны эшкәртергә кирәк һәм кайбер көзге культураларны утыртырга мөмкин.

Сентябрь ахырында яшел сабак өчен утыртылган суган, шулай ук редис яхшы үсә. Петрушка, укроп чәчәргә мөмкин. Парник һәм теплицада мондый яшел үләннәр, көннәр кояшлы торса, октябрь уртасына кадәр яхшы үсәләр. Ә инде җылытыла торган теплицаларда кыяр хәтта беренче карларга кадәр сөендерә.

Агачларны һәм куакларны биологик препарат (мәсәлән, Ризоплан, Псевдобактерин-2, Фитоспорин М яки башкалар) өстәп, 5 процентлы карбамид эремәсе (мочевина) белән эшкәртегез. Бу җимеш черегенә, шулай ук яфракларда саклана торган инфекциягә – паршага каршы көрәшү өчен кирәк.

Җирләр туңа башлаганчыга кадәр агачларга һәм куакларга даими рәвештә су сибәргә кирәк. Бу коры җәйдән һәм яңгырсыз көздән соң үсемлекләр сусыз калмасын өчен кирәк. Су сибүгә бигрәк тә яшь үсентеләр мохтаҗ.

Агач кәүсәләрен агартырга кирәк. Моның өчен иң яхшы вакыт – сентябрьнең соңгы кояшлы көннәре. Бу матурлык өчен түгел, ә агач кайрысын салкыннардан, кояшта пешүдән саклау һәм кайры астында кышлаучы корткычларны юк итү өчен эшләнә.

Өлгермәгән борычларны һәм баклажаннарны теплицалардан алыгыз, алар өй шартларында өлгереп җитә. Чөнки төнге һәм көндезге температура тирбәлешеннән бу культураларда бактериоз барлыкка килә башлый.

Соңга кадәр үсә торган күпьеллык чәчәкләрне – дельфиниум, розалар, рододендроннарны кисегез. Аларның сабаклары 10 см озынлыкта гына калдырыла. Монда гортензия чәчәге генә искәрмә була - аларның чәчәкләрен генә кисәргә кирәк. Дәлиянең (георгинның) һәм бакча гөленең (гладиолусның) суганнарын казып алыгыз. Моны соңгы чәчәкләр атып беткәннән соң бер ай чамасы вакыт узгач эшләргә кирәк, шулай эшләгәндә, чәчәкләрнең җир астындагы суганнары сабактан туклыклы матдәләр туплап калырга өлгерәләр, бу аларга кышны уңышлы чыгарга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

 

Фото: Владимир Васильев, архив

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев