Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары билгелгеләнде

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының яңа урынбасары итеп Нияз Хурамшин билгеләнде.

Ул республикада кече агробизнеска ярдәм итүнең комплекслы системасын формалаштыручы бүлекчәләрне җитәкләячәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

 

«Министрның яңа урынбасары җитәкчелегенә кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлеге, Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге һәм министрлыкның гомуми бүлеге күчә», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

Хурамшин агросәнәгать комплексында 2005 елдан бирле эшли. 2014 елдан ул Саба районында «Көек» авыл хуҗалыгы кооперативын, аннары «Тулпар» авыл хуҗалыгы кооперативын җитәкләде.

 

Хәбәр Татар-Информ мәгълүмат агентлыгыннан, фото tatpressa.ru сайтынан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев