Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ТАТАРГА КАЙЧАН ҖИҢЕЛ БУЛГАНЫ БАР?!

– Татарга кайчан җиңел булганы бар? – Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең яңгырлы көнгә туры килүе турында шулай ди.

Татар яшьләрен яңгыр да, кар да куркытмый: кулларында кулчатыр булса, йөзләрендә – елмаю.

Бүген акция 13нче тапкыр үткәрелә. Аның кысаларында берничә чарадан үткәрелә: алар арасыннан “Татар-дозор” квест-уенын һәм “Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыруны билгеләп узу кирәк. Сүз уңаеннан, быел аңа Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “лаек” дип табылды. Аның каравы, узган ел әлеге антипремиягә ия булган оешмалар хаталарын төзәткәннәр, аларга исә мактау хатлары тапшырылды.

Быелгы акциянең иң төп яңалыкларының берсе – концертта “Мой парень татарин”ны җырлап танылган “Аигел” дуэты катнашты. Шулай ук чыгыш ясаучылар арасында Альберт Нурминский, Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев, Tatar Boy һ.б.лар да бар иде.


Ринат Нәҗметдинов фотолары

 

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев