Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарча белмәүчеләргә штраф?

Татарстанның "Дәүләт телләре турында"гы Законны исәпкә алмаучыларны акылга утыртмакчылар. Татар телен бар дип белмәүчеләргә һәм аны эштә кулланмаучыларга җәза 500 сумнан 1000 сумга кадәр булырга мөмкин. 27 июньдә Татарстан Дәү­ләт Советының Канунилык һәм хокук тәртибе комитеты административ хокук бозулар кодексына һәм җир­ле үзидарә оешмаларына Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бүлү турындагы...

Әлеге үзгә­решләр җир­ле хакимияткә телләр турындагы канунның элмә такталарга кагылышлы өлеше үтәлмәгән очракта штраф салу хокукы бирә. Эл­мә такталар Татарстанның ике дәүләт телендә - татар һәм рус телләрендә куелмый икән, дәүләт хакимияте оеш­ма­­ларының, җирле үзидарә оешмаларының, шир­кәт­ләр­нең һәм башка оешма­лар­ның вазыйфадагы кешелә­ренә штраф салыначак.


Татарстанның дәүләт тел­ләрен бар дип белмәү­челәргә җәза юк, дигән сүзләр күп булды, канунны эшләтеп җи­бәрү механизмнары ки­рәк, диелде. Мондый штрафлар Башкортстанда, Буря­тиядә һәм Саха Республикасында бар, ә Татарстанда юк иде. Татарстан фән һәм мәга­риф министры Энгель Фәт­тахов, тел­ләр турында канун үтәлмәгән очракта, җәза булдыруны кертергә кирәк, дип бел­дер­гән иде. Бу проблеманы административ хокук бозулар кодексына үзгә­решләр кертү белән хәл итеп була.


Исегезгә төшерәбез: дәү­ләт телләрендә визуаль мәгъ­лүмат галимнәр тарафыннан тикшерелде. Казандагы ике дәүләт телендә язылган элмә такталарның саны бары 5 процентны гына тәшкил итә. Татарстан шәһәр­ләрендә визуаль мәгълүмат тәкъдим ителүдә татар те­ленең өлеше 6 процент тәшкил итсә, инглиз телендә - 15 процент, рус телендә - 90 процент.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев