Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Татар радиосы" алып баручысының сеңлесе югалган: ярдәм кирәк (ФОТО)

"Татар радиосы" алып баручысы, ди-джей Рамил Шәрәфиевның сеңлесе югалган. Арча районы, Яңа Кенәр авылында яшәүче Илүзә исемле кызны эзләшүдә максималь ярдәм кирәк. Битараф булмаган һәркайсыгызның ярдәменә өметләнәбез!

"Кичә кич минем племянницам өйгә кайтмаган. Төне буе эзләү бернинди дә уңыш китермәде. Арча районы, Яңа Кенәр авылында кичке 10нар тирәсендә, беркемгә дә әйтми өйдән чыгып китә. Телефоны недоступен. Исеме Илүзә. Өстендә: ертыклы зәңгәр джинсы, ак футболка, кара кофточка. Күрүчеләр булса, зинһар өчен, языгыз, шалтыратыгыз (89274144506)", дип хәбәр итә Рамил Шәрәфиев.

Баштарак матбугат чараларында буталчык килеп чыгып, югалган кыз шагыйрь Ренат Галиәскәровның сеңлесе дигән хәбәр чыкты. Бу дөреслеккә туры килми. "Инстаграмда Рамилдән ашыгыч репост ясавым аркасында мине дөрес аңламаганнар", - диде Ренат Галиәскәров Матбугат.руга.

Реклама

 

 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев