Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар эшмәкәреннән лайфхак: ничек танышырга, ничек дуслашырга, ничек яр табарга?

Ораторлык сәнгате буенча остаз Айнур Әхмәтовтан яңа танышлар, яңа дуслар һәм икенче ярыңны табу буенча төп-5 киңәш.

 

Беренче кагыйдә: мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән танышыгыз.

Икенче кагыйдә: инициатива күрсәтегез.

Өченче кагыйдә: үз-үзегезне күрсәтегез.

Дүртенче кагыйдә: һәрвакыт “әйе” дип әйтегез.

Бишенче кагыйдә: үз тирәгезгә файдалы кешеләр җыегыз.

Казанда “Бизнес-Урда” яшь татар эшмәкәрләре клубының “түгәрәк өстәл” форматында дүртенче эшлекле иртәнге ашы узды. Аңа керү ирекле иде, яңа дуслар, насыйп яр табарга теләгән һәркем катнаша алды. “Түгәрәк өстәл”гә барлыгы 12 тыңлаучы килде. Шуның 8е – кызлар. “Татар-информ” - эшлекле иртәнге ашта бердәнбер мәгълүмат чарасы иде.

Эшлекле иртәнге аш “Ничек итеп яңа танышлар, яңа дуслар булдырырга һәм икенче ярыңны табарга?” темасына корылды. Төп спикер буларак, ораторлык сәнгате остазы Айнур Әхмәтов чыгыш ясады.

Айнур Әхмәтов – чыгышы белән Уфадан. Санкт-Петербург дәүләт университетының гамәли математика факультетын тәмамлаган. Күпләр аны “КВНщик” буларак белә. Бүген ул вокал, оратор һәм гитара сәнгате буенча курслар җитәкли. Бәйрәмнәр алып бара.

- Соңгы елларда аралашу, дуслашу буенча күп укыйм, курсларга йөрим. Мин моны үземне бик текә санаганга түгел, киресенчә, үземдә проблемалар артык күп булганга башладым. Миңа кешеләр белән аралашу бик кирәк. Моның өчен беренче чиратта үзеңә дөрес итеп сүз башларга, кеше әйткән сүзгә дөрес итеп колак сала белергә кирәклеген дә беләм, – ди Айнур.

Мин үзем Уфадан, аннан Питерга киттем, КВНда уйный башладым, ораторлык сәнгате буенча курс алып барам. Элеккеге танышларым хәзер миңа гаҗәпләнеп карый. “Ничек? Син бит сүз дә әйтергә ояла идең!” диләр. Бүген мин акчаны сөйләп эшлим. Бу – ниндидер чаралар алып бару яки курсларда укыту һ.б.

Дусларым яки үзем аралаша торган кешеләрдән еш кына: “Аралашырга яки дуслашырга, мөнәсәбәтләр кору өчен юньле кеше табып булмый” дигән сүзләр ишетәм. Бүгенге очрашуның темасына шул сәбәпче.

Статистика буенча, аралашу һәм дуслар табуның иң югары ноктасы мәктәп һәм студент елларына туры килә. Аннан соң яңа тормыш башлана һәм элеккеге дуслар белән аралашу онытыла, идеяләр, тормышка карашлар үзгәрә. Кеше эш-өй арасында йөри башлый һәм аралашу җитмәүдән, кызыклы танышлары, күп очракта икенче яры булмаудан иза чигә, – ди Айнур Әхмәтов.

 

 

Айнур Әхмәтовтан беренче кагыйдә: Мөмкин кадәр күбрәк кешеләр белән танышу

Реклама

Очраклы гына рәвештә ниндидер бер чара яки бәйрәмгә эләксәгез дә, танышырга, дуслашырга тырышыгыз. Мин үзем кая барсам да, һәркем белән дуслашу ягын карыйм. Бәлки алар арасында яки аларның дуслары-танышлары арасында безнең фикерләребез, тормышка карашларыбыз туры килердәй кешеләр бардыр. Бу танышлык сезне уртак эшләрдә берләштерә ала. Дөрес, без башта ук кешене ача да алмаска мөмкинбез. Чөнки кеше битлектә була. Текәлек, битарафлык битлекләре кигән кешеләр бар. Шуның аркасында кешенең чын асылын табып булмый. Минем дуслар арасында да беренче карашка ябык, кешене үзенә якын да китерми торган булып тоелганнар күп. Әмма алар белән дуслашып, аларны “ачсаң”, бу кеше белән ник алданрак танышмаганыңа үкенәсең.

Кеше белән барып танышырга, ни белән шөгыльләнүен сорарга оялмагыз. Кием, төрле атрибутикаларга карап та, кешенең ни белән кызыксынганын белеп була. Бу да сүз башларга яхшы сәбәп.

Икенче кагыйдә: Инициатива күрсәтегез 

Дөресен әйтим, бу минем үземә дә авырдан бирелде. Кызганычка, 90 процент халык пассив төркемгә керә. Аларга нидер оештыру, булдыру авырдан бирелә. Мин кая барсам да, үз яныма кешеләр җыярга тырышам. Ә сине кемдер каядыр чакырганны көтеп утырырга кирәкми. Дәшәләрме әле сине-юкмы?

 

Өченче кагыйдә: үз-үзегезне күрсәтегез 

Ниндидер курста, семинарларда утырасыз икән, ничек тә аерылып торырга тырышыгыз. Кул күтәрегез, сораулар бирегез. “Мин” дип әйтүдән курыкмагыз. Хәтта үзең белән танышканда да үзеңә генә хас дип уйлаган ягыңны әйтергә кирәк. Мәсәлән, Минем исемем Алия, мин эшмәкәр дип кенә түгел. Нәрсә белән шөгыльләнгәнеңне, ул шөгыльнең үзенчәлеген яки буш вакытыңны ничек уздыруыңны әйтеп була.

Мин хатыным Адилә белән үземнең инициатива күрсәтүем аркасында таныштым. Мин уйнаган КВНны ул залдан тамаша кылган. Мин анда җай чыккан саен үземнең татарлыгымны күрсәтергә, “мин татар” дип аерылып торырга тырыштым. Адилә шул ягыма игътибар иткән.

Дүртенче кагыйдә: һәрвакыт “әйе” дип әйтегез

Каядыр чакыралар икән, баш тартмагыз, “әйе” диегез. Һәр очраклы очрашу яки танышу тормышыгызда мөһим роль уйнарга, эз калдырырга мөмкин.

Бишенче кагыйдә: үз тирәгезгә файдалы кешеләр җыегыз. 

Һәрвакыт үзегездән көчлерәк, укымышлырак, текәрәк кешеләргә тартылырга, алар белән дуслашырга тырышыгыз. 

Алар сезне үсешкә илтергә тиеш. Сезне тәнкыйтьли, зарлана торган кеше белән аралашу кызык түгел. Ул үзе дә үсми, сезне дә үстерми. Бу “кыслалар теориясе”. Кыслаларны чиләккә салсагыз, аның берсе дә чиләктән чыга алмый. Чөнки берсе чыгарга теләсә, калганнары аны аска сөйри. Аралашуда да шул ук. Зарланучы, тәнкыйтькә тотучыларның максаты – гел начар якларны гына күрү, кешене дә шуңа этәрү һәм шикләндерү. Мондый тискәре энергетика кешене үстерми.

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Рамил Гали
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев