Татар блогеры Дориана Кеназ: “Тату ясатканыма үкенәм”
Дориана Кеназ нигы белән танылган блогер кыз Гөлдария Гыйззәтуллина татуировкага карата инстаграм битендә үз фикерен әйткән. Блогер, күп еллар үткәннән соң, чиста тәнле кеше калмаячагын күз алдына китерә һәм... Дәвамын сез дә укыгыз.
“Тату ясатканыма үкенәмме? Әйе, үкенәм!
Рәсемнәрне тәнгә ясаткач, алар минем үзенчәлегемне ассызыклар дип уйладым. Беренче татуировкамны мин 11 класстан соң ясатып карадым, аннары минем тагын ясатасым килде.
Театраль факультетның 3 курсында укыганда төркемебез белән “Кәлтә” спектаклен куйдык, без анда төрле кабиләдән булган кешеләрне уйнадык. Бер-беребезгә образлар һәм костюмнар уйлап тапканда, тәннәребезгә этник грим салдылар һәм мин аркама ясалган рәсемгә гашыйк булдым! Ул түгәрәк формасындагы саклый торган полинейзия маскасы иде. Шулвакыт, минем эчке тавышым: “Бу – минеке!” - диде.
Репитиция вакытында мин әниемә яңадан тату ясарга теләгәнемне әйттем. Әнием замана кешесе, шуңа да бу яңалыкны бик тыныч кабул итте. Бәлки, ул мине кире күндерергә тырышудан файда юк дип уйлагандыр. Ул масканың эскизына карады да, агрессия тудырмый торган рәсем ясарга киңәш итте. Без аның белән бергәләп хатын-кыз холкына туры килә торган тату таптык.
Беренче тату авыртмады да диярлек, ә икенчесен ясатканда чәнчегән кебек, әйтерсең, мең бетчәмне сыттылар! Татуны тәнгә ясадылар, барысы да искиткеч, мин канәгать! Тату буенча һәрдаим мактау сүзләре ишетә башладым, тик... бер хәл булды.
Җәй, пляж... Минем тирәмдә коену киемнәрендә йөзләгән кеше йөри һәм бөтенесендә диярлек татуировкалар бар! Төрле тән төзелешләре, төрле йөзләр. Наколкалар белән әниләр һәм әбиләр йөри, кулларында сыра. Минем эчемдәге мохит ниндидер бер апокалипсиска әйләнде. Бар кешедә дә җирәнгеч сорылы-яшелле татуировкалар бар. Күп еллар үткәннән соң, чиста тәнле кеше калмаячагын күз алдыма китердем. Тату ясаткан кешеләргә кырыйдан карап, бернинди дә уңай хис-кичерешләр тоймадым.
Бу әле ярты гына бәла иде... Концерт буласы көнне миңа үземнең иң яраткан ачык күлмәгемне кияргә кирәк иде. Көзгегә җилкәм белән борылып карасам... үземнең назлы аркамда бер дә “назлы булмаган” тату күрәм... Әйе... Нәрсә эшләдем мин?
Бу көннән башлап барлык татуларымны бетерергә планлаштырам.
Һәр кешенең үз тәҗрибәсе бар, һәркемнең дә үз гамәлләре һәм хаталары булырга тиеш. Мин тату ясатуны уңай да, тискәре дә кабул итмим. Үзенчәлегегезне ассызыклар өчен башта үзегезне яхшырак белегез, бәлки, җаныгызга табигыйлек күбрәк ошар?”, - дигән Дориана.
Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев