Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татар блогерлары соңгы елларда коллегалары саны 10-20 тапкырга артты дип исәпли

"Минем проект астына бөтен дөнья татарлары берләште", - ди "Кызык-мызык" аккаунты хуҗасы Илназ Габидуллин.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татар блогерлары үзләренең артыннан килүче коллегалары - блогерлар соңгы елларда 10-20 тапкырга артты дип саный. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган "Татар блогерларының киләчәге бармы?" дигән матбугат чарасында билгеле булды.

"Соңгы 5-10 ел эчендә блогерлар күпкә артты. Бик танылмаган булса да, алар үз эшләрен алып баралар", - ди "Татар малай" аккаунты авторы Ринат Галиәхмәтов. - Без аларны беләбез. Блогерлыктан башка да төркемнәребез бар. Алар белән шунда аралашып торабыз. Шулай итеп аларга ярдәм итәргә, үстерергә, булышырга тырышабыз. Бүген аларның 5 мең язылучылары булса да, тырышалар. Әмма вакыты җиткәч, алар, барыбер танылачак. Саннар белән әйтсәк, блогерлар хәзер 10-20, бәлки 30 тапкырга күбрәктер.

Реклама

Популяр татар блогеры, "Кызык-мызык" проекты авторы Илназ Габидуллинның "ВКонтакте" социаль челтәрендә - 174 мең, "Инстаграм"да 106 мең язылучысы бар.

"Иң беренче чиратта без блогерлыкны башлап җибәргәндә, кечкенә генә масштабларны үз астыбызга калырга дигән максат бар иде. Минем максат башта үземнең авылдашларны берләштерү булды. Блог алып бара башлагач, иң элек авылдашлар берләште, аннан соң Кукмара районы, аннары Татарстан кушылды. Хәзер инде шушы проект астына бөтендөнья татарлары берләште дип горурланып әйтә алам. Кая гына барсаң да, чит төбәкләргә чыксаң да, таныйлар. Чит төбәктән язучы татарлар бик күп, алар безне карып бараалар, язалар. Чит төбәкләрдә яшәүче татарлар, кызганычка, татар телен камил белми. Шул сәбәпле, мин үземнең постларны матур әдәби телдә язам икән, сораулар бирә башлыйлар. Аларны кире каккан юк, аңлатып торам", - диде Илназ Габидуллин.

"Татар блогерларының киләчәге бармы" темасына узган матбугат конференциясендә яшь блогерлар белән бергә, ирекле журналист Римзил Вәлиев та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев