Татар артистларына «Зөләйха күзләрен ача» фильмында мөфтиләр исеме ишетелми диелгән
20384
1
Фильм барышында сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәре яңгырады.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Зөләйха күзләрен ача» фильмының икенче сериясендә сөргенгә озатылучылар исемлегендә мөселман эшлеклеләре исеме яңгырый, әмма фильмда катнашучы татар артитларына ул исемнәр ишетелмәячәге турында әйтелгән. «Татар-информ» хәбәрчесенә бу хакта Тинчурин театры актеры Ренат Шәмсетдинов әйтте.
«Әйе, без анда идек. Мин фильмның беренче кадрыннан алып, соңгысына кадәр анда булган кеше. Без — татар артистлары моны ишетеп тордык. Бик каты ризасызлык белдердек. „Болай ярамый“, дип, режиссер янына да килдек, Гүзәл Яхинадан да сорадык», — диде Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов.
«Андый исемлек авторның китабында юк икән — соңыннан карадым, башта укымаган идем. Гүзәл Яхина: „Надо разбираться“, — дип әйтте. Ә режиссер: „Сценаристлар эше“, — дип аңлатты. Безне: „Тавышлар арасында кешегә ишетелмәячәк ул“, — дип тынычландырдылар. Әмма ишетелде бит», — диде ул.

Артист моны махсус эшләнгән дип уйламый.

- Фильм барышында сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәре яңгырады. Фильм продюсеры «Татар-информ»га моны очраклы исемнәр дип аңлатты.
- Россия империясенең бишенче мөфтие булган Мөхәммәдьяр Солтановның оныгының кызы, Азнакайда яшәүче Ләлә Йосыпова һәм аның балалары ерак бабаларының исемен «Зөләйха» фильмында арестантлар исемлегендә яңгыратуга дәгъва белдерә.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Комментарии
1
0
0
Бу татар халкына ничек тә ярый дип, бер дә төптән уйламыйча , тап төшерергә тырышу дип уйлыйм мин.
0
0