Тамагым тук булсын, дисәң...
- Авылда яшә дә мал-туар асрама, имеш. Булмаганны... Кибеттән сатып алганның тәме дә башка бит аның. Берне түгел, өчне асрыйбыз. Гаиләгә дә җитә, сатарга да кала. Литрын 17 сумнан алалар. Арзанрак инде. Сөт бәясен төшерсәләр, киләсе елга бер сыерны киметми дә булмас, ахры, - ди Әлки районының Иске Чаллы авылында...
Фуражын, печәнен сатып алганда, сыер асрауның мәгънәсе калмый, диючеләр дә аз түгел.Сөт җыючыларның - үз зары. Җыйган кадәресен тиз арада илтеп тапшырасы да бар бит әле. Әзрәк кенә тоткарладыңмы, хәзер әчи дә чыга, - диләр. Эшкәртүче предприятиеләр чыгымнар артудан зарлана. Кыскасы, кемне тыңласаң, шул хаклы сыман. Тик республика җитәкчелеге, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, җәйге чорда сөткә бәя 18 сумнан да ким булмаска тиеш, дигән тәкъдимен дә аяк астына салып булмый. Хәер, кайбер районнар республика җитәкчелегенең гозер-тәкъдимнәрен генә түгел, закон-кануннарны әйләнеп үтү җаен бик оста табалар. Кама Тамагы районындагы кебек...
Сарык та исән, бүре дә тук
Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Илнар Исмәгыйлев әйтүенчә, шәхси хуҗалыклар көн саен 12600 килограмм сөт сата. Бәясе генә арзанрак - 16 сум 50 тиен. Шунысы кызык: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматта, Кама Тамагы районындагы шәхси хуҗалыклардан кабул ителә торган сөтнең килограммына 18 сумнан исәп-хисап ясала, диелгән. Моның да үз хикмәте бар икән. Әйтик, Тәмте, Кама Тамагы, Куйбышев исемендәге затон, Осинников бистәсе һәм кайбер башка авылларда сыер асраучылар сөтне тирә-күршеләргә 30 сумнан сата, диләр. 16 сум 50 тиенгә 30 сумны кушып, авылларда сөт сатучылар санына бүлсәң, уртача 18 сум килеп чыга. Кыскасы, республика җитәкчелеге тәкъдим иткән бәядән ким дә түгел, артык та түгел. Нәтиҗәдә - сарык та исән, бүре дә тук. Дөресрәге, өстәгеләр алдында йөз кызарырлык түгел. Ә сыер асраучылар үзебезнеке - ничек тә түзәрләр әле.Кама Тамагындагы мондый эш тәҗрибәсен кулланганда, киләчәктә сөт бәясе белән уйнау дәвам итәсенә шик калмый.
Ашлыкны бушлай өләшәләр
Ә менә Әлмәт районында шәхси һәм фермер хуҗалыкларында ит, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр турында үзләренчә кайгырталар. Биредә район хакимияте башлангычы белән авыл җирлегендә продукция җитештерүчеләр өчен электрон биржа мәйданчыгы булдырганнар. Анда теркәлергә теләгән шәхси һәм фермер хуҗалыкларына бушлай ярдәм күрсәтелә.Район башлыгы Айрат Хәйруллин әйтүенчә, электрон сату мәйданчыгын булдырганнар үз продукциясен тиз арада сату мөмкинлеге ала.Әлмәт районы хакимияте шәхси хуҗалыгында мал-туар тотучыларга терлек азыгы белән дә ярдәм итә. Бер сыерга 100 килограмм исәбеннән 1 тоннага кадәр ашлыкны бушлай бирәләр.
Аксубай да алдыра
Бүген шәхси хуҗалыклар көн саен 700 тоннадан артык сөт җитештереп сата. Халыкны файдалы ризык белән тәэмин итү - бер хәл. Бәя 17 -18 сум гына булганда да, авыллар 12 миллион сумнан артык өстәмә керем ала дигән сүз.Республиканың кайбер авылларында сыерлар юкка чыгып барганда, район хакимияте, авыл җирлекләре һәм хуҗалык җитәкчеләре шәхси хуҗалык мәнфәгатьләрен даими кайгыртып торганда, авылда сыер асрауның файдасы зур.Аксубай районы шәхси хуҗалыкларында савым сыерларының баш саны 4500 гә якынлашып килә. Иске Ибрай авылы көтүендә быел сыерлар 330 башка җиткән. Биредә шәхси хуҗалыклар көн саен 3000 килограмм чамасы сөт сата. Беловка, Иске Татар Әдәмсуы, Емелькино авылларында да шәхси хуҗалыкларда тәүлегенә берничә тонна сөт җитештерелә, диләр. Эше барның - ашы бар дигәндәй, сыерлы авылларның көнкүреше дә яхшырганнан-яхшыра. Мондый авылларның киләчәге өчен дә борчыласы юктыр, мөгаен.
http://vatantat.ruhttp://vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев