Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Табигатьтә алтын көз

Табигатьтә алтын көз.

көз

🍂Көз димәссең, җәйгә ошап тора-
Көннәре дә аның, күр әле!
Сер түгел бит, сирәк күргән идек
Җәендә дә мондый көннәрне.

🍁Тоялармы матурлыкны диеп
Тәбигатьнең әллә сынавы.
Ямьле җәйне искә төшерергә
Җиткән икән әбиләр чуагы.

☀Тик озакка сузылмастыр,беләм,
Тәбигатьнең мондый көннәре.
Сизелми дә үтәр бу тылсымлы
Җанны сихерләгән көз яме.

🌸Җәй җылысын тоя табигатьнең
Һәр бөҗәге, һәрбер куагы.
Көз бүләге - хозурланып калыр,
Матур чак шул әбиләр чуагы!

Фәнәвис Дәүләтбаев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев