Табиблар да ялгыша. Хатаны ничек төзәтергә?
Дәвалау барышында кеше сәламәтлегенә файда урынына зыян китерелгән очраклар булгалап тора. Мәсәлән, Томск өлкәсендә операция вакытында 55 яшьлек ир-атның ашказанында марлядан ясалган салфетка калдырганнар. Шул ялгышлык өчен хастаханә пациентка 450 мең сум акча түләргә мәҗбүр булган. Табиблар хатасы аркасында Россиядә ел саен якынча 40-50 мең кеше үлә икән.
Медицинадагы хаталарның һәм шулар китергән зыянның төгәл рәсми статистикасы юк, чөнки законнарда андый төшенчә үзе дә юк. Дөрес дәваламаган өчен ачылган җинаять эшләренең саны күп түгел, булганнарының да 70 процентка якыны ахырына җиткерелми туктатыла. Шуңа да карамастан, судка мөрәҗәгать итү пациентларның мәнфәгатьләрен яклауның бердәнбер юлы булып тора.
Әгәр сезгә сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтсәләр, нәрсә эшләргә? “Защита Трещева” журналын гамәлгә куючы юрист Александр Трещев үз хокукларыгыз өчен көрәшүнең җиңел булмаячагын искәртә. Бу эшкә кагылышлы барлык документларны тупларга киңәш итә ул. Сез медицина картагызның, анализлар һәм үткән тикшеренүләрегез нәтиҗәләренең күчермәләрен алырга хокуклы (“РФ гражданнары сәламәтлеген саклау нигезләре турында” РФ законының 22 ст.). Табиб хатасы өчен күпме компенсация алырга теләвегезне исәпләп чыгарыгыз. Китерелгән зыян матди (мөлкәти) һәм әхлакыйга (физик һәм рухи газапларга) бүленә. Дәвалау аркасында шундый хәл килеп чыкмаган булса, сез ала торган (яки алу ихтималы булган) һәм алынмыйча калган керем, моңа өстәп, сәламәтлегегез начарлану сәбәпле барлыкка килгән өстәмә чыгымнар капланырга тиеш.
Шуны белеп торыгыз: эшенә җавапсыз караган табибка җәза бирү җиңел түгел. Сәламәтлекнең табибка барганнан соң какшавын дәлилләр белән ныгытырга, кылынган гамәлләр (гамәл кылмау) һәм аянычлы нәтиҗәләр арасындагы бәйләнешне исбатлап күрсәтергә кирәк. Чөнки күп кенә чирләрне сезнең организмның үзенчәлекләренә сылтап калдырырга мөмкиннәр.
Сезгә ярдәм күрсәткән клиниканың баш табибына дәгъва гаризасы языгыз. Анда күпме акчаны кире кайтарып алырга теләвегез күрсәтелгән булырга тиеш (мәсәлән, дәвалаган өчен түләнгән сумманы һәм 60 мең сум компенсация). Әгәр мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисы буенча хезмәт күрсәтелсә, иминият оешмасына мөрәҗәгать итегез. Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатына экспертиза уздыруны ул оештыра. Экспертиза нәтиҗәләрен үз кулыгызга бирүләрен сорагыз.
Судка гариза тапшырыгыз. Әгәр хастаханә табибы эшчәнлегеннән зыян күргән булсагыз, дәгъва шул учреждениегә белдерелә. Ә инде хосусый практика белән шөгыльләнүче белгеч гаепле дип санасагыз, шәхсән аның белән судлашырга туры килер. Гаризага кушып, эшкә кагылышлы барлык документлар, чеклар, экспертиза нәтиҗәләре күчермәләрен бирегез. Медицина хезмәтләреннән файдаланучыларның хокукларын яклауга мөнәсәбәтле эшләрдә пошлина түлисе юк.
Башкарылган эшнең (күрсәтелгән хезмәтнең) кимчелекләре ачыкланган очракта, сез түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы:
– эштәге кимчелекләрне түләүсез бетерүне;
– күрсәтелгән хезмәт бәясен тиешенчә киметүне;
– шундый ук сыйфатлы материалдан бүтән әйбер ясап бирүне яки эшне яңадан башкаруны;
– башкарылган эшнең җитешсезлекләрен үзегез яки башка затлар бетергәндә тотылган чыгымнарны каплауны (“Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ законының 29 ст.).
Үз сәламәтлегегез, медицина тикшеренүләре нәтиҗәләре, чирнең булу-булмавы, диагнозыгыз, чирнең организмга таралу ихтималы, ярдәм күрсәтү ысуллары, хәтәрлек булу, медицина ярдәменең төрләре, ахыргы нәтиҗәләре турында аңлаешлы һәм тулы мәгълүмат алырга да хокукыгыз бар. Сәламәтлегенең торышы турындагы мәгълүматны пациентка дәвалаучы табибы яисә тикшерүдә һәм дәвалауда катнашучы башка хезмәткәр бирә.
Әхлакый зыянны каплауның күләмен билгеләүче төгәл критерийлар законнарда күрсәтелмәгән. Сумманы суд билгели. Аның уртача күләме 300 – 400 мең сум тәшкил итә. Пациент үлгән очракта, 1 млн сумга җитә.
Фото: https://pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев