Аяксыз килеш киләләр, аяк белән кайтып китәләр. Апас районында кемне генә очратсаң да, Кара Борнаш авылында яшәүче Әлфинур әби Гыйниятуллина турында әнә шулай диләр. Дөрес булса, фатир бирәбез дип, Казанга да дәваларга чакырган булганнар, дип тә өстиләр. Буыннарны утыртучы әбине эзләп, әлеге авылга кузгалдык.
“Табиблар булдыра алмаганны башкара”
Кара Борнаш авылы әкренләп сүнеп бара. Ташландык йортлар да күренә. Авылда көпә-көндез капка биклиләр икән. Ничәсен шакысак та, ачучы булмады. Шулай да мәчете, кибете бар. Юлыбызга очраган Дәвеш авылы кешесе Рафыйк Сафиуллин биредә кибет тота. Әби янына килүебезне белгәч, үз башыннан кичкәннәрне сөйләргә тотынды. “Мәктәптә укыганда, Әлфинур апа янына еш барырга туры килде. Футбол уйнаганда, гел бармагым урыныннан чыга иде. Чатанлап барам да йөгерә-йөгерә кайтып китәм. Ә бервакыт, көрәшеп, кулым күтәрелми башлады. Әби табиблар булдыра алмаганны башкара. Капка төбендә көн саен машиналар тора”, – ди эшмәкәр.
Рафыйк абый әйтүенчә, әбине эзләп, кайлардан гына килмиләр. Кешеләр аңа гомер буе рәхмәтле. Аякка бастырып җибәргән Мәскәү кешесе хәзер ел саен янына хәл белешергә кайта икән. Күрше авылларда яшәүчеләр дә аның файдасын күреп тора. “Мунчада егылып, оча сөягем имгәнгән иде. Шул чакта аны ирем, мотоциклга утыртып, өйгә алып кайтты. Сеңлемнең сынган аягын төзәтте. Оныгымның эченә бүсер үскән иде, Әлфинур апага алып баргач, кечерәя башлады”, – дип куана Розалия ханым.
Әлфинур әбинең дә капкасы бикле иде. Кат-кат сораштыргач кына ишеген ачты ул. Үзен күрәзәчегә санаучыларны өенә бөтенләй кертми икән. “Мин – күрәзәче дә, им-томчы да түгел. Әмма кешенең имгәнгән җирен рентген кебек күрәм. Көчемнән килмәгән авыруларны кабул итмим. Андыйларга табибка барырга кушам”, – ди 83 яшьлек карчык.
Гап-гади йортта тормышына шөкер итеп яшәп ята ул. Тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан. Шагыйрь Шәүкәт Галиевнең туганы булып чыкты. Ике бала югалту ачысы кичергән. Бердәнбер кызы Апаста яши. Әлфинур әби кылган игелекләре белән мактанырга, артыгын сөйләшергә яратмый. Тракторга кысылып имгәткән кулын үзе дәвалаган. Мондый сәләтенең ничек барлыкка килүе турында ачылып сөйләмәде. “Беләм дип башламадым. Яшь чагымнан бирле чыккан буыннарны, сөякләрне утыртам”, – диде. Берәүләр аңа бу сәләте әнисеннән күчкән дисә, икенчеләр, каенанасының калак сөяген утыртып, тирә-юньгә даны таралды, диләр. Күршедә яшәүче ахирәте Гөлҗиһан апа Сабирова исә торф чыгарырга барган җирендә бу сәләтне “йоктырып” кайтуын әйтә. Шунда бер дәвалаучы хатын булган, шул өйрәткән, ди. “Авылның докторы ул. Кеше әллә кайлардан кадәр сихәт эзләп килә. Авырсагыз, читенсенеп тормагыз дип, гел чакырып тора. Оныгым аның ярдәме белән йөреп китте. Аяк-куллары имгәнүчеләр генә түгел, балага уза алмаган хатыннар да килә. Башым авырта башласа, тизрәк күршемә керәм“, – ди ул.
“Гомер буе авыр эштә эшләдем”
Әлфинур әби әнә шулай ди. Сугыш вакытында алты ел вербовкада йөргән. Урман кискән, таш, торф чыгарган. Фермада дуңгыз караган, колхозда төрле эшләрдә эшләгән. “Мактанып утыра алмыйм. Ярдәмем тигәннәр дә, тимәгәннәр дә бардыр. Күтәреп алып килеп, үз аякларында кайтып китүчеләр дә бар. Кул-аяк сөякләре чыгып, егылып, имгәнеп киләләр. Кемнеңдер янбашы авырта, муен тамырлары борыла. Арка авыруларыннан зарланалар. Ирләр, Сабантуйларда көрәшеп, җәрәхәт ала. Кайбер кешеләргә бер сеанс кына җитми. Кешеләрне кычкыртып дәваламыйм, бик кызганам. Шуңа күрә кабат чакырырга туры килә, – ди. – Элек капка төбем шаулап тора иде. Көннәр буе кабул иттем. Хәзер картайдым инде, көчем бетте. Туксанга җитеп киләм бит инде. Шуңа күрә кире дә боргалыйм. Бик зинһарлап сораучыларга каршы да килә алмыйм. Табиблар туганымны гарип булып калачак дигәннәр иде. Тукта, болай булмый дип, аның янына Казанга киттем. Унике тапкыр баргач кына терелде. Хәзер бөтенесе дә яхшы. Рәхмәтен гел әйтеп тора”.
Аның янына килгәндә, кулъяулык алып килергә кирәк. Шуны авырткан җиргә җәеп, нокталарга басып дәвалый. Кешегә бүсере чыгуын-чыкмавын әйтә. “Эчәкләргә кагылырга куркам. Бүген күпләр бозыктан, начар авырудан интегә. Аллам сакласын, шул гына кагылган иде дип, суд юлларында йөртүләре дә бар”, – ди дәвалаучы. Мәрхүм ирен дә искә төшереп алды әби. Кое казыганда, аркасына бик нык салкын тидергән булган. Кыймылдый да алмаган ирен аркасына юлбарыс мае сөртеп аякка бастырган. Бил-аркалары сызлаучыларга шуны сөртергә киңәш итә.
Гомер буе авыру кабул итеп, әллә кайчан баеп беткән булыр иде. Аның турында, нинди генә түрәләрне, аларның туганнарын терелтмәде, диләр. Комагай түгел мин, ди ул үзе турында. Акчаны бирсәләр, ала, бирмәсәләр – юк.
Безне капка төбенә озатырга чыккач: “Авылыбыз зур иде, соңгы өч елда таркала башлады. Эш юк. Элек каз-үрдәкләр асрыйлар иде. Хәзер бернәрсә юк, бер фермер гына бар. Гомер иткән авылны ташлап китәләрмени? Беркая да китәргә җыенмыйм”, – диде Әлфинур әби.
Нет комментариев