Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сыер савучы буласым килә! Әлеге һөнәрне үзләштерү өчен 10 сәбәп

Журналист, тамада һәм җырчы Альбина Бәширова җырчы булырга теләүчеләрне профессиянең авыр яклары белән таныштырып, яшьләрне бу һөнәрне сайламаска өндәгән иде. Журналист Рания Садыйкова "Интертат" электрон газетасы өчен җавап сүзе әзерләде - ул яшьләрне сыер савучы профессиясен сайларга өнди. Аларның эш көннәре җәен кояш белән бергә, ә кышын дөм караңгыда -...

Журналист, тамада һәм җырчы Альбина Бәширова җырчы булырга теләүчеләрне профессиянең авыр яклары белән таныштырып, яшьләрне бу һөнәрне сайламаска өндәгән иде. Журналист Рания Садыйкова "Интертат" электрон газетасы өчен җавап сүзе әзерләде - ул яшьләрне сыер савучы профессиясен сайларга өнди.

Аларның эш көннәре җәен кояш белән бергә, ә кышын дөм караңгыда - иртәнге сәгать 3-4ләрдә башлана... Һәм ничәдә тәмамланасы билгеле дә түгел. Авыл җирендә, гомумән, сыер савучы белән механизатор - иң төп һөнәрләр булып санала. Яшь буын вәкилләре арасында әлеге эш абруйлылардан саналмаса да, әле күптән түгел генә алар турында кинофильмнар төшерелә, җыр һәм шигырьләр багышлана иде...

Сыер саву - бик җаваплы, авыр эш, җирлекнең авыл хуҗалыгы тармагының уңышы нәкъ менә сыер савучылардан тора, чөнки сөт - авылда төп керем чыганакларының берсе. Сыер савучы булуның уңай якларын карап үтик әле.

1. Сыер савучы профессиясенә һәрвакыт ихтыяҗ бар

Сыер савучы һөнәре элек тә, хәзер дә иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Бу профессиядә һәрвакыт эшче куллар җитми. Шуңа алай-болай якты, чиста шәһәр фатирын авыл җирлегендәге киң, иркен йортка алыштырырга уйлап куйсагыз, белеп торыгыз: анда сезне һәрчак эш көтеп торачак: сыер савучыларга күп җирдә ихтыяҗ бар. Гәрчә, авылда эш юк дип зарланучылар булса да. Бар ул, бар, тик күбесенең бу һөнәргә алынасы гына килми.


Адилә ГАЛИМОВА (23 яшь): Кем өчендер сыер саву профессиясе - эш, ә минем өчен хобби. Миңа ул кеше белән аралаша алганым өчен дә ошый - хезмәттәшләр белән сөйләшеп, киңәшләшеп эшлибез.

Роза Сәлахова (уртада)

Роза СӘЛАХОВА (55 яшь, 37 ел стажлы сыер савучы): Яратып эшләсәң, кайда да эшлисең ул. Мин бу эшне 37 елдан бирле яратып башкарам. Авылны, терлекләрне яратканга шушы хезмәткә алынганмындыр инде. Эшләгәндә сыерларны әрлим дә, үзләренә җырлыйм да, яратып "малкайларым" дип дәшәм. Терлекләрнең төрлесе бар, араларында киреләре дә булгалый, андыйлар белән җайлап кына эшләргә кирәк, шулай итсәң, алар тыңлый да, сөтне дә яхшы бирә. Җәйге чорда савым яхшы, көзгә кими инде. Сыерларның сөтле чоры бозаулаганнан соңгы 90 көн, шуннан соң азая. Бүген менә 73 сыер савам.

Нәҗип ХАҖИПОВ, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары:

- Бүген сыер савучы һөнәре элеккеге белән чагыштырганда, бик күпкә үзгәрде һәм киләчәктә дә үзгәрәчәк. Якындагы 15-20 елда кеше факторыннан 90-95 процентка китәчәкбез. Хәзер роботлар белән саву, "карусель" дигән төшенчәләр беркемне гаҗәпләндерми, бу гадәти күренеш. Әлеге хезмәттә ир-атлар да, хатын-кызлар да эшли ала. Чит илләрдә, Европада, әйтик, ир-атлар сыер сава, чөнки бу - авыр хезмәт. Хәзерге вакытта заманча технологияләр республиканың 20-25 процент фермасында гына юк, аларда һаман савым чиләкләре кулланыла. Әмма киләсе 6-7 елда әлеге аппаратлар бетәчәк, барлык фермаларны сөт үткәрү торбалары белән тәэмин итү күздә тотыла.

Аннары грантлар бар. Грант алучы гаилә фермаларына да баштан ук автоматлаштырылган ферма төзергә киңәш итәбез.


Сыер савучы һөнәренең төп үзенчәлекләреннән берсе - терлекләр белән эшләү. Күргәнегез бардыр, эшчеләр сыерларына еш кына "карлыгачым", "сандугачым" дип дәшә. Савыласы сөт күләме дә сыер савучының (хәзер оператор дип атала инде алар) осталыгыннан тора: сыерны тиешенчә карау, җилеменә массаж ясау, яхшылап юу, саву аппаратын контрольдә тоту, ветеринария таләпләрен үтәп-күзәтеп тору - моның өчен хәзер барлык җиһаз, диагностика җайланмалары бар.


Гомумән, сыер савуны элеккеге кебек сыер астында утыручы әбиләр, әниләр итеп күз алдына китерү авыр хәзер. Хәтта шәхси хуҗалыкларда да 2-3 сыер тотучылар саву аппаратын куллана. Терлекнең җилемен юып, аппаратны көйлиләр дә сыер янында басып кына торалар. Савым өчен уңайлы шартлар лактацияне дә яхшырта. Кул эше буларак сыер савучы - 15-20 елдан бетеп бара торган профессия дип саныйм.


2. Бушлай зоопарк!

Сыер фермасы - тотып карап була торган зоопарк. Алай гына да түгел, фермада сыерларны тотып, сыйпап, ашатып, юып, чистартып, бәйләп, щетка белән кырып, хәтта кәкәй иткәч, тиресләрен дә кырып торырга ярый! Ярый гына түгел, ә кирәк! Бу мәҗбүри! Шуңа күрә, таш кирмәннәр арасында яшәп, сыер да күргәннәре булмаган шәһәр халкы - "гоу" авылга: анда сезгә сыер да, сарык та, биби дә, тавык та бар. Ә сыер савучы булып эшкә дә урнашсагыз, өстә санап үтелгән мөмкинлекләргә дә ия булачаксыз. Игътибар итегез: бушлай гына түгел, шуның өчен хезмәт хакы бирәләр. Ә шәһәрдә тотып карый торган зоопаркларга акча түләп керергә кирәк...

3. Фитнес!

Меңнәрчә сум акча түгеп, бертуктаусыз үз-үзеңне көзгедән карап, телефонга селфи төшә торган шәһәр спортзаллары бер кырыйда торсын! Сыер савучы булып эшләсәәәәң... Фермада пресс та ясыйсың (сыерларга сәнәк белән ашарга салганда, мәсәлән: иелеп аласың да - күтәрелеп атасың, иелеп аласың да - күтәрелеп атасың), гантельләр дә күтәрәсең (сөт үткәрү торбалары булмаган фермаларда сыер савучылар сөтне чиләкләп ташый, ике кулда - унар литрлы ике чиләк, һәм шулай 50 сыерыңны савып бетергәнче ферманың бер башыннан икенче башына йөрисең - менә сиңа гантель), йөгерү юлы (сыерларны урамнан алып кереп бәйләгәндә, берәрсе адашып я саташып кирәкмәгән якка борылса - эх дигәнче, берничә минутта дөнья чемпионнарын да уздырырлык рекорд вакыт эчендә йөгереп куып киләсең). Шулай итеп, игътибар итегез, кабат бер тиен акча чыгармыйча күпме физик күнегү эшләп була.

Һәм тагын бер тапкыр игътибар - фитнес залга йөргән өчен сезнең түлисе булса, фермада эшләгән өчен сезгә түлиләр!

4. Табигать белән хозурлану мөмкинлеге

Сыер савучы һәм бары тик сыер савучылар гына ел әйләнәсе табигатьнең иң матур вакытларын күреп хозурлана ала. Җәйге иртәдә, нәкъ менә алар, иртәнге тәмле йокыларын калдырып эшкә барганда, кояшның беренче нурларында коена; кышын төнлә явып киткән кардан соң беркем аяк басмаган урам буйлап алар беренче булып үз эзләрен калдыра. Романтика...


Фәнүзә ГОБӘЙДУЛЛИНА (Татарстанның Чирмешән районы Күтәмә агрофирмасы җитәкчесе): Сыер савучы булу өчен, иң беренче чиратта, авылны яратырга кирәк. Икенчедән, малларны, үз балаларыңны яраткан сыман, ярату мөһим. Шул чакта сыер да тыңлый, сөтне күп бирә, хуҗасын ярата. Сыер савучы булу теләге - нинди тәрбия алганнан да тора. Әгәр дә кеше авылда калмыйм, шәһәргә китәм дип тора икән, аңардан бернинди сыер савучы чыкмаячак. Кечкенәдән өеңдә ни күреп үсәсең, әти-әниең нинди тәрбия бирә - үскәч кеше шундый була.


5. Яхшы хезмәт хакы

Башка профессияләрдән аермалы буларак, сыер савучы авылда чагыштырмача яхшы хезмәт хакы алучы булып санала. Көтүче, каравылчы, терлекче кебек һөнәрләр янында аларның эше әһәмиятлерәк. Әмма, әлбәттә, акча күктән яумый, зарланмаслык итеп түләсеннәр өчен - тырышып, зур көч куеп эшләргә дә кирәк.

6. Бәйрәмнәрдә бүләкләр бирәлә

Башка агрофирмаларда ничектер, мин белә торганнарында хатын-кызларга 8нче март бәйрәменә бүләкләр бирү гадәте бар. Һәм ул ниндидер вак-төяк түгел, ә матур чәй сервизы, урын-җир комплекты кебек әйберләр. Моннан тыш, Сабан туенда агрофирманың иң яхшы сыер савучыларын билгелиләр. Уңганнарның уңганнары шулай ук акчалата премияләргә лаек була. Акмаса да, тама бит.

7. Уңайлы эш графигы

Авылда яшәүчеләр генә түгел, ә, гомумән, күпчелек халык 8 сәгатьлек эш режимы белән хезмәт куя. Гадәттә, бу иртәнге 8-9дан алып кичке 5-6га кадәрге сәгатьләр. Бу вакыт арасында төшке ашка өеңә кайтып килергә өлгерсәң өлгерәсең, өлгермәсәң - юк. Ә сыер савучы булып эшләсәң, иртәнге һәм кичке савым арасында тынычлап ял итү мөмкинлеге бар. "Ял итү" дип аталучы бу мөмкинлеккә төшке аш әзерләү, өй җыештыру, кер юу, бакчадагы бетмәс-төкәнмәс чүпне утау, каралты-курадагы терлекләрне карау, кош-кортларны ашату һәм башка шундый эшләр керә. Кышкы чорда кыенгарак туры килә килүен, ул вакытта фермага иртә-кич кенә түгел, ә төшке аш вакытында да барырга кирәк (кайбер җирләрдә сыерларны 3 тапкыр савалар, кайбер очракларда терлекләргә ашарга бирү өчен баралар). Шуңа күрә кышкы чорда тынычлап, җәелеп "ял итеп" булмый.

8. Эш акча сорамый

Артистмы син, җырчымы, табибмы яки башка кабинет хезмәткәреме, эшкә барганда гел матур итеп киенергә, хатын-кызларга - бизәнергә-ясанырга, төрледән-төрле киемнәргә туры килерлек яңа әйберләр алып торырга кирәк. Ә сыер савучыга болар берсе дә кирәкми. Сыерларга синең нәрсә киюең, ничә сумлык ислемай сөртүең мөһим түгел, алар сине ничек бар - шулай ярата.

9. Укырга кирәкми

Хәзерге заманда теләсә кая эшкә урнашырга барганда иң беренче чиратта тәҗрибә белән диплом сорыйлар. Сыер савучы булып эшләргә теләсәгез - боларның берсе дә кирәкми! Бернинди квалификация күтәрү, өстәмә белем бирү дә юк монда. Аңа карап фермаларда белемсез кешеләр эшләми эшләвен, араларында бик күп төрле профессия ияләре бар.

10. Көйле тормыш


Сыер савучының тормышы - тәгәрмәчтәге тиеннеке сыман: көн дә бертөрле. Иртән торасың, эшеңә барасың, кайтасың, өйдәге эшләрне башкарасың, кичен тагын эшеңә барасың да кайтып ятасың. Хезмәт юлында бернинди өскә күтәрелү (повышение) булмаган кебек, аска төшү (понижение) куркынычы да юк. Стабиль, үзгәрешсез, бертөрле көйләнгән хезмәт. Сикәлтәсез һөнәр эзләүчеләр өчен - менә дигән эш. Шулай ук карьера өчен көрәш, интригалар да юк монда.

Бу юлларны укыгач, күпләр: "Вәт ичмасам ээээээш!" - дип уйлап куйгандыр, әлбәттә. Тик бар да алай чәчәкле-чуклы гына түгел шул. Сыер савучы - бик авыр, катлаулы, зур игътибар һәм көч сорый торган профессия! Бу хезмәттә хайваннар белән аралаша белергә дә, тырыш, сабыр, таләпчән булырга да кирәк. Иртәнге 3тә шалтыраучы будильникка үзеңне уяту, ай-һай, бер дә җиңел түгел. Бөтен авыл изрәп йоклаганда, йомшак һәм җылы юрган астыннан да чыгасы килми (бигрәк тә кышын). Төркемдәге 50 сыерның һәрберсенә аерым игътибар, аерым мөнәсәбәт кирәк.

Бүген сөт саву процессы күбесенчә механикалаштырылган булса да, аңа карап кына сыер савучы эше җиңеләйми. Тирес кыру, авыр-авыр капчыклар күтәреп, ашарга салып йөрү, берничә сәгать бертуктаусыз аягөсте эшләү - хатын-кыз өчен биниһая зур хезмәт! Берәр сыерың тибә торган, икенчесе сөзә торган да булса - монысы бөтенләй аерым очрак. Көн саен шул үзенчәлекле исне иснәп эшләүләре өчен генә дә медаль бирерлек аларга!

Хезмәт хакларын да бөтен җирдә вакытында түләмиләр. Кайбер агрофирмаларда хәзер дә декабрь акчасын, әйтик, мартта алу очраклары бар, яисә хезмәт хакын 4-5кә бүлеп, башта 13 процентын, аннары 27, аннары 34 һәм калганын төрле вакытта түләп бетерәләр.

Моннан тыш, фермасында да бер көтү сыер савып кайткан хатынны өендә дә шул ук эш көтә - күбесенең хуҗалыгында сыерлар бар. Әле ике савым арасындагы өйдәге бер олау эшне санамадым. Ашау пешерү, юу-җыю бер хәл, балаларны уятып, бакчага-мәктәпкә озату, кичен дәресләрен әзерләшү-тикшерү дә бар бит әле. Кая ул сыер савучыга йокы дигәннәре?..

Һәм әлеге һөнәрнең тагын бер зууур минусы - алар ел әйләнәсе, бәйрәмсез, ялсыз, шимбә-якшәмбесез - һәр көнне (!) эшли. Шәһәр халкы үзенең шулай эшләвен күз алдына китереп караганы бармы икән?

Апас районының "Йолдыз" газетасындагы фотолар файдаланылды

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев