Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сукыр һәм параличланган әни тәрбия­сендә калган берсеннән-берсе кеч­кенә дүрт сабый язмышы

Балтач районының Әтнә авылына юлым төшсә, Гатауллиннарга сугылмый китә алмыйм. Бу юлы да керми булдыра алмадым. Юкса, юлдашларымнан сорашып, беркадәр хәлләрен дә белгән идем инде. Күптәнге танышларым, бик күп язмаларымның геройлары алар. Атауныкылар - ятим Гатауллиннар турында инде күп яздым.

Район газетасында эшләгәндә, 1995 елда ук башлаган әлеге теманы еллар үткәч тә читкә куеп булмады шул. Язмышлары бигрәк ачы, оныттыра торган булмады.

"Ватаным Татарстан"ны даими укучылар хәтерли торгандыр: сукыр һәм параличланган әни тәрбия­сендә калган берсеннән-берсе кеч­кенә дүрт сабый... Ачлыкны да, юклыкны да, башкасын да татыган, тәр­тип-әх­лак, чиста­лык-әдәп ише тәр­биядән читтә калган, бер-бер артлы әтилә­рен, әни­ләрен, бабайларын, үз­лә­ренә ярдәм итәр­гә дип кайткан әтиләренең сеңлесе Гөл­ниса апаларын, Якуб җиз­нәләрен соңгы юлга озаткан һәм... кырыс язмыш каршында ни ризыкка, ни киемгә, ни сәламәтлеккә туймас мохтаҗ булып, япа-ялгыз калган бу балалар турында без инде берничә ел дәва­мында кай­та-кайта яздык.

Аларның берсендә мин: "Гыйбрәт өчен дип язылган язмаларның бөтенләй башка борылыш аласын әле ул чакта беребез дә уйламаган идек", - дигәнмен һәм безне "ишетеп" бу ятимнәргә яр­дәм итәргә алынган, аларга күп еллар дәва­мында терәк-таяныч булган чит-ятлар турында сөенеп, сокланып язганмын. Районныкылар гына түгел, Әлмәттән кадәр елына әллә ничә тапкыр машинасына кием-салым, мебель, ашам­лыклар төяп килгән, бу балаларга әйтеп-санап бетергесез күп яхшы­лык-изге­лекләр эшләгән, аларның да кешечә мө­нә­сәбәткә бик лаек икән­лек­ләрен исбатлый алган пенсия яшендәге Мир­сәет абый Сәйфиев... Безнең язмаларны елый-елый укып, ике дә уйламыйча, төпчек уллары Камилне шул ятим кыз­ларның берсе - Нурсинә бе­лән кавыштырган үзебез­нең район­ның Арбор авылында яшәүче Рауза һәм Шамил Ша­кировлар... Балаларны даими эшле дә, ашлы да ит­кән, бик күп матди ярдәм күр­сәткән (һәм бүгенгә ка­дәр алар белән даими кызыксынып, ярдәм итеп торучы) ху­җалык рәисе Рә­кыйп Нәҗи­пов...

Тагын бер язмамда, мин бу йорттагы матур үзгәреш­ләрне, яңалыкларны күреп, ниһаять, аларда да барысы да тәртиптә дип, ничә еллар буена беренче мәртәбә сөе­неп кайттым, дигәнмен. Исә­бем инде бу темага башка кайтмаска булган да... Тик шул ук район газетасы "Хез­мәт"тә басылган бер рәхмәт хаты тагын бер язмага - "Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде" дигәненә сәбәпче булды. Җиде ел буе көткән сабыен юньләп бага да алмыйча, сөенеп яшәр чакта ире Камилне, үзара бик килешеп яшәгән каена­на-кае­натасы Рауза апа һәм Шамил абыйларны мәң­гелек сагышка салып, Нурсинә вафат булган да, район газетасында ире Камилнең соңгы юлга озатканда ярдәм итү­челәргә рәхмәт хаты басылган иде... Баласы туып озак та үтми, авырый башлый Нур­синә һәм бер ел дигәндә күз­ләрен мәңгелеккә йома. Апасы авырый башлаганнан гел янында булган Рәй­сә исә, ул үлгәч, җизнәсе Камилгә һәм өлкәннәргә нәни Кәрим­не карарга булыша... Ә Шамил абый исә бу хәсрәтне күтәрә алмый урынга ук егыла.

- Ятимлек безнең итәккә тагылган бугай инде, - дигән иде ул чакта, әрнеп, Рәйсә. - Бездән бер дә читкә китәсе килми...

Хак әйткән икән балакай. Мин бармый торган ике ел эчендә инде Кәрим дөм ятим калган булып чыкты. Башта Шамил бабасы, аннан кан басымы күтә­релеп, ки­нәт кенә Камил үлеп киткән... Сиксән­гә җи­теп килүче, соңгы елларда бер-бер артлы киленен, ирен, улын җирләгән Рау­за апа оныгын Рәйсәгә ышанып тапшыра. Аның яхшы әни буласына, яратып үсте­рә­сенә ышана. Бер баруымда Рауза апа: "Бер без генә тү­гел, ул балакайларны бик күп­ләр жәл­ләгән иде. Ике кызны да кияүгә сорап килү­челәр шактый булган. Нур­си­нәсе безгә насыйп булды. Икенче кызларын да, хәтта малайларыгыз белән бергә сыендырабыз диючеләр бул­ган. Рәйсә үзе ризалык бирмәгән, аларны ташламыйм дигән. Ул малайлар белән сыя алмам дип курыккандыр инде", - дип сөйлә­гән иде. Бертуганнары хакына үз бә­хе­теннән ваз кичә ал­ган кыз балага ышанып буласын сизгәндер ана йөрәге.

Бүген Рәйсә өч яшьлек Кәримгә дә, тумыштан акылга җиңел абыйсы Рә­дифкә дә опекун, коррекцион мәк­тәптә укыган энесе Рәдискә "күз-колак", алты айлык улы Әмиргә әни, өлкән яшьтәге туганнары Гадил абыйга үз түреннән урын биргән мәр­хә­мәтле җан да. Зур гаиләнең тоткасы да, терәге дә ул. Тормыш инде аны үз сикәлтә­лә­рендә сыный-сыный чарлады, зарланмаска, уфтан­мас­ка өйрәтте. "Шөкер"дән баш­ка сүз әйтми Рәйсә.

Соңгы баруымда да ул мине: "Безне яңа өйле итәргә җыеналар бит әле, - дип сөе­неп каршы алды. - Мин бө­тен документларны гына тәр­типләп бирдем, барысы артыннан авыл советы җи­тәкчесе, элекке укытучым Рафил абый Җәләев йөри..."

Бирсен Ходай. Бәлки яңа нигездә бөтенләй башкача - матур, бәхетле яңа тормыш башларга насыйп булыр. Алар бу бәхеткә бик лаек. Шуңа да яңа өй дигәннәре хыял гына булып калмасын иде.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев