Суган һәм сарымсакның яман шештән саклавы ачыкланган
"Яман шешкә каршы ризык" дигән сүз бик шартлы күренеш, дип яза "Здоровье" журналы.
Буффало университеты галимнәре сарымсакның күкрәк бизләре яман шешеннән дә саклавын ачыклаганнар. Пуэрто-Рикода (АКШ) яшәүчеләрнең күкрәк яман шеше белән аз авыруын ачыклаганнар. Бу утрауда яшәүче халыкларның бөтен ризыкларында диярлек суган һәм сарымсак бар икән.
Суган һәм сарымсак ашаганда күкрәк яман шешенең 67 процентка азрак булуы ачыкланган. Бу яшелчәләрдәге флавонол һәм күкертле органик кушылмалар яман шеш күзәнәкләрен юкка чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев