Су басудан кем саклар?
Язгы ташу ничек булыр? Су басу куркынычы янаучы хуҗалыкларны бүген әнә шул сорау борчый. Ел саен нинди дә булса бер мәшәкать алып килә бу яз. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ташуга әзерлек чараларын күрә башладык инде, дип белдерә. Синоптиклар су китүнең кайчан буласын әлегә төгәл итеп әйтә алмый.
Бу көннәрдә "Халык контроле" су проблемасы белән "шаулап" тора. Халык су җәелүдән зарлана. "Ишегалларындагы чокыр-чакырлар су белән тулган, машина белән йөрерлек түгел, әби-бабайлар фатирларыннан чыгарга куркып ята", "Кар суы өйнең нигезен ашый, чарасын күрегез!", "Идән асты су белән тула, бу хәл янәшәбездә йортлар калкып чыкканнан соң башланды". Мондый эчтәлектәге шикаятьләр республиканың төрле шәһәрләреннән килгән. Ни кызганыч, февраль ахырында көннәрнең кисәк җылытып җибәрүе, өстәвенә аның озак дәвам итүе күпләргә көтелмәгән проблемалар алып килде.
Республикада язгы су ташкынына каршы көрәш чаралары башланды инде. Татарстан Министрлар Кабинетының ташу вакытында башкарасы эшләр турында фәрманы февраль башларында ук имзаланды. Республиканың 42 районына су басу куркынычы яный икән. 19 меңгә якын кеше яши торган 220 торак пункт, социаль әһәмияткә ия 48 объект, 55 автомобиль юлы, 36 күпергә аерым игътибар биреләчәк. Сүз дә юк, су ут кебек, юлында булган һәр нәрсәне колачлый. Шуңа күрә алдан саклык чараларын күрү бик кирәк, диләр.
Әлеге максаттан ләм тулган елгаларны чистарту, ярларны ныгыту, гидротехник корылмаларга ремонт үткәрү кебек эшләр алдан башкарылган. Саннарга күз салсак, республикада 832 гидротехник корылма бар. Шуның дүртесе куркыныч хәлдә дип санала. 12сен төзекләндерергә кирәк. Шөкер, тимер юллар, агулы химикатлар саклана торган складлар, калдык ташлау урыннары, үләт базлары су басу зоналарына керми.
Куркыныч янаган урыннардан халыкны күчерү мөмкинлеге дә каралган. Бер-бер хәл була калса, 32 мең кешене сыйдыра алырлык 149 урын әзерләнгән. Ташу вакытында 28 стационар һәм 98 вакытлыча пост эшләячәк. Шул ук вакытта 5 авиация техникасы да әзер торачак. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса дип, су басу куркынычы булган һәр җирлектә аңлату эшләре дә алып баралар. Бу көннәрдә авылларда йорттан йортка кереп, киңәшләр язылган белешмәлекләр тараталар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге белдергәнчә, башка еллар белән чагыштырганда быел кар күп. Ташу да көчле булырга охшап тора. Нократ, Чулман, Идел елгаларында куркыныч тудыра торган урыннар бар.
"Яз иртә килер кебек"
Коткаручылар, без ташуга тулысынча диярлек әзер, диләр. Тик ташу кайчан булыр соң? Синоптиклар исә, фаразларга әлегә иртәрәк, ди. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләреннән аңлашылганча, мартның беренче яртысында республикада аномаль җылы һава саклана, өстәвенә явым-төшемнәр дә шактый күп күзәтелә.
- Татарстанда март аенда уртача температура 5,4 градус салкын булырга тиеш. Күпьеллык тәҗрибәләр шуны күрсәтә, - ди галим. - Әмма быел февраль ахырларында ук һава торышы март ае күрсәткечләренә якын торып, 7 градус чамасы салкын булды. Ни хикмәт, мартның беренче яртысы да җылы булырга охшап тора. Тәүлекнең уртача температурасы нуль градус тирәсе. Бу март ае өчен аномаль җылы һава торышы булып санала.
Тик бу хәлләр бүген-иртәгә ташу башланачак дигән сүз түгел әле. Белгеч әйтүенчә, гадәттә, язгы ташу март ахырларында, апрель башларында булырга тиеш. Нәкъ менә шушы чорда һава торышы тотрыклы рәвештә нульгә тигезләшә. Кар катламы юкка чыгу апрельнең икенче яртысында булачак. Бу гадәти яз килгәндә шулай. Белгеч исә, быел карның күп булуы һәм явым-төшемнәрнең нормадан артык явуы аркасында, көчле ташулар булмагае дип шикләнә.
- Татарстанда яз иртә килер кебек, - ди Переведенцев. - Язын, гадәттә, көндезләрен җылыта, төннәрен, киресенчә, суыта. Кар тизрәк эресен өчен яңгыр кирәк. Мартның беренче декадасында нәкъ менә шундый һава торышы көтелә дә инде.
Халык әйтсә, хак әйтә
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, быелгы яз бик үзенчәлекле булырга охшап тора, дигән фикердә. Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир ага декабрь, гыйнвар айлары һәм февраль башының сынамышлар буенча килүен әйтә. "Мартта салкыннар булырга тиеш иде. Тик көннәр әлегәчә җылы тора. Минем уемча, яз икегә бүленер кебек. Сүз дә юк, салкыннар булачак әле, - ди халык синоптигы. - Ләкин аның майга калуы да бар. 7 февральдән 40 көнлек хут суыклары булырга тиеш иде. Бу суык нибары бер атна чамасы гына булды. Әлеге чорда иртә-кичен суык, көндезләрен җылытырга тиеш. Быелгы кебек аномаль җылының булганы юк иде. Булса да бер-ике көн торды. Быел исә бик озакка сузылды. Көннәр күпме генә җылы торса да, су җиргә кадәр җитмәде әле. Ташу турында фаразларга иртәрәк. Соңгы елларда ташу да икегә бүленә бит. Су ике тапкыр күтәрелә. Ага гына башлый да, суытып җибәргәч, тагын бүленә. Быел да шулай булыр кебек".
Озак еллар табигатьне күзәткән Әмир абый Шәрәфиев быелгы һава торышының үзенчәлекле булуын әйтә. Ел дәвамында көтелмәгән хәлләр булырга да мөмкин дип фаразлый. Ник дисәк, табигатьнең "холкы" 1989 елдагыга охшаш икән. Ул елда бәла-казалар шактый күзәтелгән. Әмир абый яз озакка сузылырга мөмкин дип шикләнә. Ә менә җәй әйбәт булыр кебек. Игеннәр мулдан булып, җыеп алуда гына бераз проблема булачак, ди ул.
Халык синоптигы, ташу киткәндә, районнарның географик үзенчәлеген дә исәпкә алырга кирәклеген белдерә. Татарстан буенча алганда, төньяк районнарга караганда, көньяктарак урнашкан районнарда су ташкыны 10-15 көнгә алданрак та кузгалырга мөмкин икән. Ә Балтач кебек төньякта урнашкан җирләрдә апрельнең беренче ункөнлегендә кузгалачак, ди. "Ташу булыр кебек. Су әлегә җирдә. Көннәр кисәк кенә җылытып җибәрә икән, бик көчле булуы бар. Кар бик күп. Суның карда булуы да ташуның көчле буласына ишарәли", - ди Әмир Шәрәфиев.
Авыл халкы көрәк алды
Бүген авылда язгы ташуга әзерләнәләр. Сала халкы кул кушырып утырмый. Тирә-юнен кардан арындыра. Түбәсеннән кар төшерә, су агып китсен өчен өй, лапас-курасы тирәсендә канаулар казый. Авыл җирлекләре башлыкларының да эше күп. Су ташкыны һөҗүм итмәсен өчен, кыш буе яуган карны чистарттыралар.
- Аллага шөкер, безнең җирлектә куркыныч янаучы сулыклар юк, - ди Тәтеш районының Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов. - Авылга су төшә торган урыннарны кардан арындыра башладык. "ДТ" тракторы белән кыр буйларын чистартып, су агарга юллар ачабыз. Алдагы елларда Чурапан авылы халкы су басудан интегә иде. Чөнки әлеге авыл уртасыннан чокыр (инеш) уза. Язгы чорда су җәелмәсен өчен, зур торбалар куйдырдык. Хәл тотрыкланды. Шушы көннәрдә генә аларны ачып, чистартып кайттык.
Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, элеккеге кебек ташулар булмый икән инде. Тик идән астына су керүчеләр бар. "Ә менә идән астына кергән суны авыл җирлеге берни дә эшләтә алмый. Бу - табигый бәла-каза", - ди җирлек башлыгы. Үтәмеш, Чурапан авылларында, мәсәлән, грунт суы якын урнашкан. Бу авылларда базларга, идән асларына су керү очраклары бар. "Көзге чорда яңгырлар шактый булды. Җирдә дым күп. Сүз дә юк, идән асларында су булачак инде", - ди Илдар Мәхмүтгәрәй улы.
Сакланганны Ходай саклаган
Көннәрнең кисәк җылытуы күңелсезлекләр дә алып килә. Балык тотуга хирыс кешеләр, бернигә карамый, боз өстендә кармак сала. Бу чорда алар борынгыларның, язгы боз ястык калынлыгы булса да ышанма, дигән сүзләрен дә истән чыгара. Шуңа күрә коткаручылар әлеге чорда аларны да көчле күзәтү астына ала. Тик балык "тәме"н белүчеләрне алай гына туктатып булмый. Аны-моны уйламыйча, боз "әсирлеге"ндә калучылар да ел саен булып тора. Коткаручыларга язгы чорда тагын бер эш өстәлә. Боз белән агып киткән балыкчыларны бәладән саклап кала алар.
Бу көннәрдә боз кичүләре дә ябылды. Хәзер мондый юлларга техника белән керү рәхсәт ителми. Ләкин әйләнгечтән юлның туры икәненә ышанмаучылар да аз түгел. Әнә 6 март көнне генә Идел елгасының Югары Ослан районындагы ярыннан 400 метр ераклыкта машина баткан. Коткаручылар һәлакәт урынына санаулы минутлар эчендә килеп җитә. Алар "КИА Спектра" автомобиленең Югары Ослан авылы янындагы боз кичүен үтеп, алгы тәгәрмәчләре белән бәкегә төшүен ачыклаган. Машина йөртүче баткан урыннан качып киткән, үлүчеләр, зыян күрүчеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев