Сөткә су кушканнар...
Бу нинди май? Хәзер кибетләрдә мондый сорауны еш ишетергә туры килә. Сәбәбе гади генә. Бүген чын майны ясалмасыннан күз белән генә карап яки тәмен татып кына аерып булмый. Ясалмасы затлырак күренергә, тәмлерәк тоелырга да мөмкин әле. Ә белер өчен тикшерү уздырырга кирәк. Намуссыз җитештерүчеләрне һәм сатучыларны ачыклау максатыннан хәзер базарларда...
- Базарларга куелган әлеге җайланмада һәркем сатып алган маен бушлай тикшертә ала, - ди республиканың ветеринария лабораториясе җитәкчесе Марс Вәлиев. - Соңгы вакытта ялган азык-төлекне ачыклау мәсьәләсенә җитәкчелек тарафыннан да таләпләр артты. Ныклы тикшерү башлангач, җитештерүчеләр дә, сатучылар да хилафлык кылмаска тырыша. Әгәр дә чын май икән, "атланмай" дип язалар. Кушылган булса, "спред" дип күрсәтелә. Этикеткада бу хакта язылган, бәясе дә төрле булырга тиеш. Билгеле, чын майның бәясе кыйммәт йөри. Хәзер кеше дә бик активлашты. Аеруча шәһәрдә яшәүчеләрнең алданасы килми. Сатып алган ризыклары күңелләрендә шик уята икән, шунда ук тиешле органнарга мөрәҗәгать итәләр.
Әлеге "Филин"да майдан тыш эремчек, сырны да тикшертеп була. Ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, бу төр ризыклар белән "уйнаучы"лар күп түгел. Аларны җитештерүчеләр төргәкләренә "сыр ризыгы", "эремчек ризыгы" дип сатуга чыгара, диләр.
Шунысы кызык: мондый тикшерү лабораторияләре базарларда элек тә бар иде. Ләкин ул чорда фальсификация дигән төшенчә безнең халык өчен ят күренеш булгач, халык тикшерүне кирәк тапмаган. Җитештерүчеләргә дә, сатучыларга да ышанычы булган. "Хәзер кешеләрнең тормышка карашы үзгәрде", - ди Вәлиев.
Ә менә авыл районнарында, заманча лабораторияләр эшләп торса да, кибетләрдә сатыла торган сөт ризыкларының сыйфатын тикшертергә килүчеләр юк икән. Әтнә районында булганда, районның баш ветеринар табибы Рөстәм Хашимов безгә шулай диде.
- Заманча җиһазлар кайтарту күп кенә хилафлыкларны ачарга ярдәм итә, - ди Марс Вәлиев. - Шәһәргә сатарга дип алып килгән барлык азык-төлекне башта лабораториядә тикшерәбез, аннан соң гына сатуга рөхсәт бирәбез. Шунысын да әйтергә кирәк: кайвакыт ярминкәләргә килгән үзебезнең республика җитештерүчеләре арасында да намуссызлар очрый. Литрлап сатылырга тиешле сөткә су кушучылар да ачыклана.
Лаборатория хезмәткәрләре белдергәнчә, кибеттә сатыла торган сөтне дә базарларда урнашкан лабораторияләрдә тикшертергә була. Әмма бу вакытта тикшерүгә тотылган чыгымнар өчен бераз акча да түләргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев