(Казан, 5 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлсинә Хәбибуллина). Авыл халкы, кинәнеп, нәрсә җитештерә башласа, шул кирәксезгә чыга, шуңа бәя төшә. Бәясе артты дип сөенергә, планнар корырга да өлгермисең, бер ел дигәндә асты өскә килә дә куя. Бәрәңге кирәксезгә чыкты, ашлыкның бәясе юк, сарык күптән "икенче сортлы"га әйләнде, итнең кадере китте. Базарның төп шарты инде бу, дисәләр дә, барыбер аңламыйм, аңларга теләмим, җәмәгать, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.
Әмма әле кыш уртасында сөткә бәя төшкәнне күргән юк иде шикелле. Авыл кешесе бу яңалыкны сискәнеп кабул итте. Ник дигәндә, ниһаять, өстәгеләр дә авыл кешесенә йөз белән борыла башлады дип ышанып (җәй көне дә сөт бәясенең шактый югары, тотрыклы торуы сәбәпче булды да инде), авылларда сыер малы күзгә күренеп арткан иде шул. Өчәр-дүртәрне асраучылар күбәйде. Менә безнең Балтач районында гына да шәхси хуҗалыкларда 2016 елның 1 гыйнварына 5510 сыер булса, тагын бер елдан бу сан 5714 булган, ә быелның 1 гыйнварына 6331гә җиткән. Бер чорда, сөткә бәяләр тәмам төшеп, халыкның гайрәте чигеп, сыер малын киметкәч, "Авыл кешесе хәзер тәмам ялкауланды, сыер да асрамый башлады, сугыш чорында да халык сыер асраудан туктамаган иде", - дип фикерләүчеләр шактый булды. Юк, халык бездә әле дә тырыш, аларга эшләгәненең әҗере, нәтиҗәсе генә кирәк!
- Бәя кимеде дип кенә, сыер санын киметергә җыенмыйбыз. Бәя кимегән саен, сыер бетерә башласаң! - ди Кенәбаш авылында үз хуҗалыгында алты сыер асраучы Мансур Фәйзрахманов. - Әле бит киметәм дисәң дә киметеп булмый, субсидия алганнан соң бер ел асрарга тиеш булабыз. Аннан соң, башка районнар белән чагыштырганда бездә бәяләр түзәрлек икән әле дибез. Декабрьдә без бер литр сөткә 19 сум 20 тиен алдык, кайбер районнарда моннан да аз дип яздылар. Дөрес, үткән елгы кышта 24 сумнан саткан идек. Бу хәл вакытлыча гына булыр дигән өмет бар күңелдә. Башка районнарда сөттән антибиотиклар табылу да бик күп проблемалар китереп чыгарган. Бездә бу яктан да шөкер итәрлек.
- Әлегә районда антибиотик белән бәйле очракның булганы юк, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Рафис Каюмов. - Бездә бит халыкның күпчелеге сөтне райондагы сөт-май комбинатына тапшыра. Ә анда аны элек тә ныклап тикшерәләр иде.
Үткән елның шул чоры белән чагыштыргандагы бәяләр кимү хисабына бүген район хуҗалыклары көн саен бер миллион 234 мең сум акча югалтса, бер айга бу 37 миллион сум килеп чыга. Ә шәхси хуҗалыкларда сөтнең бер литрына югалту - уртача 3 сум 97 тиен.
- Әй, бәя кими дип кенә нәрсәгә борчыласың, ул моңарчы да уйнап торды инде, - ди районда үз хуҗалыгында күп сыер асраучы Рәйсә Йосыпова. - Әнә бүген үк инде ничек тә күтәрергә иде дип сөйләшә башладылар, сыер асраучыларга өстәмә субсидия бирергә дигән сүзе дә чыкты... Үзебез дә, маллар да исән-сау булып, эшләргә язсын! Без инде бик күп еллар башта ике сыер, күп итеп үгезләр асрадык, аннан соң, җайлап-җайлап, сыерларны өчкә, бишкә җиткердек. Моннан берничә ел элек, уйлаштык та, зур итеп, өр-яңа абзар-кура төзергә булдык. Банктан ссуда алып, төзеп бетерә идек, авыл җирлегеннән хәзер бит шундый программалар бар, әйдәгез, шунда катнашыгыз, хөкүмәт тә ярдәм итә дигәч, башта икеләндек, мәшәкате күп булыр, әллә никадәр документ җыярга кушарлар дигән идек, аннан тәвәккәлләдек. Авыл җирлегеннән дә бик булыштылар. Ул чакта бирелгән 200 мең сум акча белән ссуданың бер өлешен капладык. Һәм сыерларны сигезгә җиткердек.
Җиткердек, дип әйткәндә бик җайлы, тиз кебек кенә күренсә дә, сатып алдың да, эш бетте түгел шул. Мал асраган кеше белә: хәзер сыерларда да мең төрле чир. Кайсы чирли, кайсы буазланмый, кайсы холыксыз, кайсы сөтсез дигәндәй... Юньле сыерга тап булу ансат кына түгел. "Үзебезнең сөтле сыерларның тана бозауларын да калдырдык, бу очракта да бит ике ел көтәргә кирәк, башка районнардан, төбәкләрдән дә эзләдек - бер чорда гел алыштырырга туры килде, - дип дәвам итә Рәйсә. - Шуңа хәзер гел ике тананы резервта кебек тотабыз. Сыерлар әйбәт кенә булса, өстәмә булып кереп китәрләр, кинәт кенә алыштырасы булса, әзер торыр дибез".
Эштән курыкмый Йосыповлар. Капка төпләреннән үк инде бу йортта уңган-булган, тырыш кешеләр яшәгәне күренеп тора. Барысы да үз куллары белән булдырылган матурлык, төзеклек. Гаилә башлыгы Рафаэльнең кулыннан килмәгән эше юк. Матурлык дигәндә данлыклы дизайнерларың белән ярышырлык сәләт бирелгән Рәйсә идеяләрне биреп кенә тора. Иртә яздан кара көзгә кадәр капканы ачып керүгә күз алдында барлыкка килгән манзараны күреп, телдән кала торган. Андагы чәчәк, андагы куак, үзгәлек... Хәтта яшелчә түтәлләре дә - матурлык өлгесе. Кечкенәдән эшләп үскән уллары Ранил белән Райнур да (әле үз хуҗалыкларында әти-әниләренә булышу гына түгел, мәктәптә укыган чакларында шәхси эшмәкәргә барып, төзелеш материаллары төяү-бушатуда да эшләгән егетләр), билгеле, бу эшләрнең берсеннән дә читтә кала алмый. Бер генә кеше моның кадәр матурлыкны тудыра, саклый да алмый - монысы хак.
Ай саен сигезәр көн көтү генә көтә бу гаилә, чөнки Кариледә сыерлар бик аз. Ә сыерларны көтүдә йөртү хуҗалар өчен дә, терлекләр өчен дә уңай. "Көтүлек өчен урын иркен, ашатырга бар, көтүгә чыгарга яратам мин. Кырда бөтен җаның ял итеп кайта", - ди Рафаэль.
Көн саен иртән сәгать дүрттә торуны да, шуның кадәр малны карап, асларын җыештырып, савып, иртәнге алтыга инде бер кат эшләрен тәмамлап, сөт тапшыруларын да, терлек азыгы хәзерләү мәшәкатьләрен дә ничектер җайлы, рәхәт итеп кенә сөйли алар. Хәер, авырсынсалар, үзләре теләп, бу кадәр эшкә алынмаслар да иде. Балтачта үскән, моңа кадәр сыерлар янында йөрмәгән киленнәре Гөлназ да бик яратып маллар янында кайнаша әнә.
Былтыр көз көне Арчада үткән республика күләмендәге күчмә киңәшмәдә Йосыповларга "Иң яхшы ярдәмче хуҗалык" дипломы һәм илле мең сум акча да бирелгән. "Хөкүмәттән ике тапкыр ярдәм алдык, икесе дә бик вакытлы булды, рәхмәттән башка сүз юк", - ди алар.
Сүз башың бит - Шүрәле иде, нигә бу гаилә турында язуга күчтең, дидеңме, укучым. Аңлап күчтем. Авыл халкының эштән курыкмавын, аларга акчаның күктән яумавын, бик тырышып кына көн күрүләрен тагын бер кат бәян итәсе килде. Алар эшләп булдырган малга бәяне уйнатуның кибет киштәсендәге товар бәясен сызып атып, яңасын язу гына түгеллеген дә искәртү иде исәбем.
Тамырына балта чапсалар да, тиз генә бирешми әле авыл. Эштән курыкмаган тынгысызлар яшәтә аны, дип тә әйтәсем килде...
P.S. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөтчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешкән Әтнә районы хезмәтчәннәренә рәхмәт белдереп, район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимовка телеграмма җибәрде.
"Сезне һәм авыл хезмәтчәннәрен, аеруча терлекчеләрне сөтчелек өлкәсендә тарихи нәтиҗәгә - тәүлегенә тулаем 200 тонна сөт савып алуга ирешүләре белән чын күңелдән котлыйм, - диелә котлауда. - "Шахтер" (33,5 т), "Таң" (33 т), "Тукай" (29,6 т), Ленин исемендәге токымлы терлекләр заводы (28,7 т), "Мәңгәр" (20,3 т) хуҗалыклары көндәлек сөт җитештерү күләмен арттыруга үзләреннән бигрәк тә зур өлеш кертә. Шулай ук "Дусым", "Күшәр", "Күңгәр" хуҗалыклары терлекчеләре дә алдынгылардан калышмаска тырыша. Терлекчелек фермаларының барлык хезмәткәрләре - машина белән сыер саву осталары, ветеринария белгечләре, мал табибларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе бу! Сезнең район авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына иң күп сөт җитештерүче булып тора. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм алга таба да уңышлар телим".
Нет комментариев