Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022

Бүген спорт сараенда «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022», «2021 елда Татарстан Республикасы спорт мәктәплэре арасында рейтинг», «Россиянең өмете: иң яхшы спорт мәктәбе» һәм «Иң яхшы спорт мәктәбе хезмәткәре» республика конкурслары призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Чарада ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР физик культура һәм яшүсмерләр спорты республика үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина, спорт мәктәпләре директорлары һәм тренерлары катнашты.

2022 елның 01 сентябреннән 20 декабренә кадәр ТР Республика физик культура һәм яшүсмерләр спорты үзәге тарафыннан «Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры – 2022» республика смотр-конкурсы үткәрелде. Конкурс биш номинация буенча үткәрелде. Республика смотр-конкурсында Татарстан Республикасының 63 мәктәбеннән 117 тренер катнашты. Урыннар җыелган очко суммасы буенча билгеләнде.

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының «Олимпия спорт төрләре» категориясендәге тренировкалар этабында спортчылар белән эшләүче тренерлар арасында "Осталык" номинациясендә:
1 урын – Зарипова Гөлнара Хәмит кызы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбенең бадминтон буенча тренеры.
Хөрмәтле Гөлнара Хәмит Кызы! Сезне мөһим казанышыгыз, лаеклы бүләгегез белән котлыйбыз! Алда тагын да биекрәк унышлар булсын, сез аларны җиңел генә җиңәчәксез!

Чыганак: ОДМС САБА-АРЕНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев