Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Созвездие-Йолдызлык 2022» фестиваленең суперфиналы башланды

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы башланды. Быел «Созвездие-Йолдызлык» ның йомгаклау туры берьюлы ике мәйданчыкта - КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең арт-резиденциясендә.

9-10 апрель көннәрендә суперфиналда Татарстанның якын районнары һәм шәһәрләреннән зональ сайлап алу турларында җиңүчеләр, шул исәптән Саба балалар сәнгать мәктәбеннән 128 укучы катнашты.

 Фестивальнең суперфиналының беренче туры нәтиҗәләре буенча түбәндәге катнашучылар икенче турга уздылар:

- "Яшьлек"бию  коллективы (җит. Мөбәрәкҗанова Альбина Зөфәр кызы),

-«Бәллүр» вокаль-бию  ансамбле  (җит. Давлиева Гөлназ Рәшит кызы, Гарипова Гүзәл Марат кызы) ;

- «Тамчы» вокаль ансамбле (җит.Харрасова Лилия Альберт кызы).

-Кашапов  Ильүзәр (җитДавлиева Г.Р.)- (вокал-соло)

-Гарифуллина Айзиля (җит.Давлиева Г.Р.) - (вокал-соло)

-Мухаметзянов Самат (җит.Мухаметзянова Р.Х.) -(вокал-соло)

Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен бүгенге җиңүләре белән котлыйбыз! 12-13апрель көннәрендә  КФУның «УНИКС»мәдәни-спорт комплексында узачак фестивальнең суперфиналының икенче турында уңышлар телибез.

 

Мәдәният бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев