Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Соңгы тапкыр базар янында күргәннәр, шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыкты”

24 июнь көнне Түбән Камада 25 яшьлек Адель Гарипов югала. Дөресрәге, ул дуслары белән очраша, машинада йөриләр һәм шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыга. Бу хакта "Интертат.ру" электрон газетасына аның очрашып йөри торган кызы - Виолетта Анашкина хәбәр итте.


-Бу кичтә Адель дуслары белән машинада шәһәр буйлап йөри. Кичке 7ләр тирәсендә Бызов базары тирәсендә төшеп кала. Без бу кичтә гаилә хәлләре аркасында бергә түгел идек. Мин аны кич буе көттем. Безнең өй Бызов базарыннан ерак түгел. Адельны минем янга килергә чыккан дип уйлыйм, - диде ул.


Виолетта сүзләренчә, егет машинада рюкзагын, документларын, акчасын һәм телефонын да калдырган.


- Әлеге кичтә кәефе нинди булуын әйтә алмыйм, әмма соңгы арада гел шат күңелле иде. "Танеко" оешмасында эшләп йөрде. Аның бер тапкыр да телефонын күзеннән калдырганы юк иде.


Йөргән кызы әйтүенчә, егет тәртипле гаиләдән. Дуслары да адекват егетләр. Әмма Гаделне алар икенче көнне генә эзли башлыйлар. Егетнең югалуы турында да чаң шул көнне генә сугыла. Юкса, шәхси әйберләре кичен үк машинада калган була.


"Вконтакте"дагы Түбән Кама төркемендә бер кыз Гадел Гариповны Бызов базары тирәсендә күрүен яза. Әмма егеттән башка бер хәбәр дә юк. Аның кайсы якка китүен дә, кая булырга мөмкин булуын да беркем белми.


Өйдән чыгып киткәндә егетнең өстендә караңгы төстә (өске ягы кызыл) толстовка, куе төсле джинс чалбар була. Әгәр егет турында берәр нәрсә белсәгез, 89274644076 номерына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев