Соңгы 10 елда иң зур уңыш булачак
- Салкын яз белән кеше куркытырга кирәкми. Соңгы 10 елда иң зур уңыш быел булачак. Моның өчен үсемлекләргә ашлама кертү һәм корткычлардан саклау чараларын тиешенчә куллану мөһим, - ди авыл хуҗалыгының барлык баскычларын узган Россия Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин.
- Моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Салкынча килгән язлар безнең өчен яңалык түгел. Соңгысы моннан 12 ел элек булды. Татарстан шартларында салкынча килгән яз түгел, ә майда башланып, июльгә кадәр дәвам иткән корылык куркынычрак.
1973 елны институтны яңа тәмамлаган яшь белгеч буларак, мине Яшел Үзән районына җибәрделәр. Хәтеремдә, 14 апрельдән 8 июльгә кадәр яңгыр яумады. Уңыш та, терлек азыгы да бик аз булды. Көзен исә Украинага салам әзерләү буенча җаваплы итеп билгеләндем. Терлекләрне ачлыктан саклап калу өчен меңнәрчә километрдан салам ташырга туры килде.
Шөкер, быел яңгырлар күп булды. Эссе һава - үсемлекнең өске ягын, ә салкынча, дымлы һава - тамыр системасын үстерә. Быел һәртөрле үсемлекнең тамыры нык. Соңгы вакытларда җылы һава аларга дәррәү күтәрелеп китәргә мөмкинлек бирә. Әмма печән әзерлим дип бүгеннән үк үсемлекләрне кырып салырга ярамый. Башта чәчәк атсын. Бозау печәне дигән булып, бүгеннән үк люцернаны чаба башладылар. Андый хуҗалыклар булганны әрәм итә.
Үсемлекләрнең чәчәк атуын көтмичә, булган кадәр массаны сенаж базына тутырырга тырышулар да бар. Әчемәсен өчен консервант кушалар. Консервант бит ул - шул ук агу. Аның терлек организмына нинди файдасы булсын?
Кукурузны да силос базына чәкәне өлгергәч кенә салырга кирәк. Шул вакытта гына ул сыерның сөтен арттырырга ярдәм итә. Терлек азыгы әзерләгәндә, азык составында аксым, шикәр кебек файдалы матдәләр җитәрлек булуына игътибар булса, кыш көне сөт кимемәячәк.
Телевизордан карап торам: әле ни буе, ни куелыгы булмаган люцерна чабалар. Янәсе, беренчесен чабып алу белән, икенче катлам үсә башлый. Бу да - ялгыш караш. Икенче уңыш иң күп булганда да беренчесенең яртысына да җитми. Аның файдалы матдәләре дә күпкә кимрәк. Димәк, мөмкин кадәр беренчесенең өлгергәнен көтәргә. Аннары инде, алда әйтелгәнчә, көнне төнгә ялгап эшләргә кала.
Ашыгу-ашыкмауга килгәндә, төрле фикерләр бар. Әмма элек-электән печәнгә 12 июльдән соң төшмәгәннәр шул инде. Бу вакытта үсемлекләрдә туклыклы матдәләр өлгереп җиткән була. Үсемлекләр өчен июньнең 20сенә кадәр булган бер көн июльнең 20сенә кадәр булган өч көнгә тиң.
Үсемлек кенә түгел, бар тереклек дөньясы шулай. Әйтик, сыерлар мул сөтне 12 июльгә кадәр бирә. Аннан соң, күпме ашатсаң да, сөтне әллә ни арттырмый. Табигатьнең - үз законнары.
Җирдән алу турында гына түгел, аңа ярдәм итү хакында да ныклап кайгырта белү кирәк. Быел күп хуҗалыклар гектарына 65 килограмм тәэсир итү көченә ия күләмдә ашлама кертә алды. Бусы бик яхшы. Әмма фән кушканча эшләгәндә Кама аръягы зонасында ашламаны гектарына - 95, ә Арча, Балтач, Кукмара, Саба районнарында 110 килограммга җиткерү кирәк.
Нурлат районында эшләгәндә бу күрсәткеч бездә гектарына 175 килограммга җитә иде. Ашламаны чәчкечләр белән өчкә бүлеп чәчтек. Корткычларга каршы көрәш тә бик актив барды. Шуңа уңыш та югары иде. Әйтәсе килгән фикерем: вакытында ашлаган, корткычлардан саклау чаралары күргән хуҗалыклар быел да мул уңышка өмет итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев