Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Соңгы 20 елда Татарстанда авыл халкы саны 100 меңгә кимегән

Марат Әхмәтов 2018 елда авыл халкының 3,5 меңгә кимегәнен әйтте.

(Теләче, 6 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Соңгы 20 елда Татарстанда авыл халкы саны 100 меңгә кимегән, бүген ул 900 мең кеше тәшкил итә. Бу хакта бүген Теләчедә авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру буенча зональ семинар-киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

Аның сүзләренчә, авылдан киткән халыкның 80 проценттан артыгы эшкә сәләтле яшьтә. “Бу урбанизация процессы нәтиҗәсе. Без аны туктата алмыйбыз. Узган елда без 3,5 мең кешене югалттык. Кайбер шәһәр яны районнары, Питрәч, Лаеш, Биектауда гына артым күзәтелә, ләкин бу авыл хуҗалыгында мәшгуль кешеләр түгел”, - диде министр.

Марат Әхмәтов авыл халкы санын арттыру өчен эшлеклелек активлыгын күтәрү чараларын уйларга кирәклеген әйтте. “Бүген авыл халкының теләсә нинди инициативасына, башлангыч эшенә муниципаль, республика, федераль ярдәм күрсәтелергә тиеш”, - диде.

2019 елның беренче яртысында Татарстанда авыл хуҗалыгы тулай продукциясе, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 процентка арткан. 93,1 млрд сум күләмендә продукция җитештерелгән. Ел саен кече хуҗалык формаларына 2 млрд сумнан артык күләмдә ярдәм күрсәтелә.

 

Фото: Ильсия Завилейская/Зеленодольский район

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев