Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Социаль программаларга – 1,5 млрд сум

«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә.

Бу «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм «Мәдәният» кебек юнәлешләр. Анда Татарстандагы 13 муниципаль районның һәм Тольятти шәһәренең дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерциясез дәүләтнеке булмаган оешмаалары катнаша алалар. Бәйгенең гомуми бюджеты Компания ягыннан 1,5 млрд сум тәшкил итә.

Грантлар бәйгесе – Компания социаль инвестицияләре масштаблы системасының бер өлеше. «Татнефть» муниципалитетларга үзенең партнерлары буларак карый һәм төбәкнең үзендә яшәүчеләрнең ихтыяҗларын искә алырга омтыла, шуңа да проектларны сайлап алуның төп критерие актуальлек һәм әһәмиятлелек, шулай ук башка чыганаклардан уртак финанслауның булуы да роль уйный. 

«Безнең кертемнәр - нефть төбәгенә социаль инвестицияләр ул. Кешеләр безнең уртак эшнең әҗерен тойсын өчен соңгы нәтиҗә мөһим, - дип ассызыклады «Татнефть» генераль директоры Наил  Мәганов. - Компания беренче көннәрдән үк үзе эшчәнлек алып бара торган территорияләрне үстерүдә катнаша, һәм без моны дәвам итәбез.1,5 млрд сумлык грант акчалары -  - социаль инвестицияләребезнең бер өлеше генә. Төбәгебез хакына тормышка ашырылучы башка масштаблы проектларыбыз һәм программаларыбыз да бар».

Реклама

Заявкалар 2022 елның 20 сентябреннән 20 октябренә кадәр кабул ителәләр. Тулырак мәгълүмат белән tatneft.ru һәм bf-tatneft.ru сайтларында танышырга була.

 

*реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев