Социаль челтәрләрдән куллану өчен яшь чиге кертмәкчеләр
Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец 14 яшькә кадәр яшьтәге балаларга социаль челтәрләрдән файдалануны тыярга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан.
Ул 14 яшьтән алып 18 яшькәчә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен бары әти-әнисе рөхсәте белән генә булдырырга кирәк дип исәпли.
Аның сүзләренчә, яше аркасында балалар мәгълүматның дөреслеген һәм аның чыганакларының чынлыгын анализламый. Шундый ук тыю Америка Кушма Штаталарында да гамәлдә икән, анда социаль челтәрләрдә аккаунт ачу өчен минималь яшь 13 яшь тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев