Менә карагыз: Кайбыч районында быелның тугыз аенда бары тик 27 никах теркәлгән, аерылышучы гаиләләр саны исә – 15. 2017 елның шул ук чорында анда – 40, 2015 елда – 48, 2014тә 59 никах теркәлгән булган. Проблеманың кискенлегенә Татарстан Дәүләт Советының хатын-кызлар “Мәрхәмәт” берләшмәсе дә игътибар итте. Берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова ситуацияне яхшыртуда дин эшлеклеләре һәм сәнәгать предприятиеләре булыша алыр иде дип саный. Беренчеләре хатын-кызларны аборт ясаудан баш тартырга өндәсә, икенчеләре үзләрендә эшләүчеләрнең матди хәлен яхшырту белән демографик упкынны томалауга өлеш кертерләр иде дип уйланыла.
Абортлар турында статистика бездә яшерелгән, рәсми саннарны табып булмый. Тик директорлар белән муллалар тырышып кына карындагы балаларны бууны киметеп буласына шикләнәм мин. Хәтта ки балага узган хатыннарга хатын-кыз консультациясеннән мулла һәм поплар янына барып килергә юллама тоттырып җибәрсәң дә, ай-һай, анда барырлар микән? Барганының да сөйләнгән сүзләр бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгар. Вәзгыять аңа карап аз гына да үзгәрмәс. Алай ук беркатлы булырга ярамый ул.
Тик шулай да безнең Дәүләт Советында утырган ханымнар дөрес чамалый: гаиләләрнең юклыгы, абортларның муллыгы, шул сәбәпле сабыйларның якты дөньяга килүдән туктауга таба барулары, чынлыкта – идеологик сәбәпләр җимеше ул. Идеологияне исә муллалар һәм поплар эшләми бездә. Рухи тәрбия әдәбият һәм сәнгать әһелләре кулында, телеэкраннан яңгыраган сүзләр, эстрада артистларының ярымшәрә кыланышлары, мул итеп төшерелгән видеоклиплар, кинокаһарманнарның үз-үзләрен тотышы, Голливудта ук эшләнгән сценарийлар һәм төшерелгән фильмнар – дөньяга карашны менә шулар формалаштыра.
Массакүләм сәнгать янында мулланың сүзе бик кечкенә һәм үтемсез булып кала. Ә Голливуд актерларының һәм дөньякүләм сәхнә йолдызларының интервьюларын тыңласаң: “Без иблис белән килешү төзедек”, – дигән сүзләрнең еш яңгыравын ишетәсең. Киләчәк буыннар бездә сәнгать ярдәмендә, шуның турыдан-туры катнашы белән тәрбияләнә. Массакүләм сәнгать йогынтысы каршында мәктәп тә, гаилә дә, депутатлар да көчсез булып кала.
Андый сәнгатькә исә заказны дәүләт эшлеклеләре, ил лидерлары, финанс магнатлары бирә. Иң югары бизнес һәм финанс элитасының планнарына Җир шарындагы халык санын киметү идеясе зур итеп язылып куелган. Стратегик максатка ирешү бик нечкә ысуллар белән алып барыла: азгынлык тарафдарлары кеше хокукы һәм иреге турында кануннар белән коралландырыла, яшерен рәвештә феминисткалар хәрәкәте финанслана, моңа каршы төшүчеләр экстремистлар буларак тамгалана, “ирекле булмаган” илләргә демократия урнаштыру өчен гаскәрләр кертелә һәм башкалар. Ә инде ирек алуга, танк дивизияләренә караганда дәһшәтлерәк көчләр – сәнгать әсәрләренең тулы бер җыелмасы кертеп тутырыла.
Атаклы бер режиссерның яшь иҗатчылар белән әңгәмәсен хәтерлим мин. “Нинди фильм төшерергә?” – дигән сорауга: “Егерме елдан соң нинди җәмгыять күрергә телисез, шундыйны төшерегез”, – дигән җавап ишетелде. Сәнгатьнең җәмгыятьне формалаштырудагы, миләрне юдырудагы ролен иҗат әһелләре бик яхшы аңлыйлар, димәк.
Язганнар буш сүз генә булмасын өчен, бер дәлил китереп үтик. Барыбыз да күптән түгел генә булып үткән Керчь фаҗигасеннән шок кичердек бит инде. “Каян килә бу кадәр мәрхәмәтсезлек?” – дигән сорау үз акылында булган һәркемне борчыды. Әллә каян түгел, шул интернеттан, йөрәккә үтәрлек итеп эшләнгән видеоклиптан һәм анда яңгыраган җырдан. Кырым колледжындагы фаҗига ниндидер көч тарафыннан моннан ике ел элек программалаштырылган инде: матур итеп җыр сүзләре язылган, музыкасы иҗат ителгән, ике яшүсмернең яшьтәшләрен атып үтереп йөргән эпизодлар романтик рухтагы клипның нигезендә яткан. Канлы фаҗига романтик күтәренкелек белән өртелсен өчен барысы да эшләнгән. Росляковлар менә шундый нечкә сәнгать ысуллары белән тәрбияләнә.
Шуңа күрә яңа шартлау һәм атулар булмас дип, беркем дә гарантия бирә алмый. Бөтен интернетны цензура богауларында тоткан һәм фильтрлаган Роскомнадзор әлеге клипны “күрмәгән”, фаҗига булган көннәрдә мин аны карадым, фаҗигане шулкадәр мавыктырырлык һәм үз эченә тартырлык итеп эшләнгәненә шаккаттым. Тавыш купкач, интернет цензорлары әле генә бу клипны бикләде. Хәзер инде аны карап булмый. Тик аны төшерүчеләрнең исеме аталмады, аларга беркем дә җәза бирмәде һәм бирергә дә җыенмый. Димәк, тагын да нечкәрәк ысуллар белән яңа клиплар төшереләчәк, яңа сәнгать әсәрләре яшьләрне романтик җинаятьләргә әйдәячәк. Шушы юлларны язганда, авторның башына уй килде: видеоклипны бикләделәр, җырның сүзләре ни хәлдә икән? Интуиция ялгышмаган: үсмерләрне яшьтәшләрен кансыз рәвештә үтерергә өйрәткән җырның тулы тексты интернетта ачыктан-ачык ярылып ята. Димәк, Роскомнадзорда икейөзлеләнгәннәр, шау-шу чыкканга гына клипны ябып, җыр сүзләре белән танышу мөмкинлеген калдырганнар. Менә шундый максатчан тәрбия юк итә безнең җәмгыятьнең карындагы балаларын да, үсеп буй җиткергәннәрен дә. Хатын-кызның абортка хокукын якламаган журналистны, язучыны, актерны, җәмәгать эшлеклесен табу кыен бүген, шулай булгач, пропаганда чараларына үтеп керү мөмкинлекләре чикләнгән муллалар ни эшли ала?
Язманы төгәлләр алдыннан дөнья статистикасына күз салдым. Быелның шушы көненә һәм сәгатенә планетада 34 миллион 933 мең аборт теркәлгән, инфекцияле чирләрдән исә 10 миллион 794 мең кеше үлгән. Күрәбез: ирекле мәхәббәт вирусы һәм башка рухи вируслар җәмгыятьне биологик вирусларга караганда күбрәк кыра. Ул вирусларны таратуның сәяси технологияләре исә бүген яхшы эшләнгән һәм актив кулланыла.
Рәшит Фәтхрахманов
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=2085
(“Ватаным Татарстан”, /№ 159, 02.11.2018/)
Нет комментариев