(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм табибларга «сакчыл» технологияләр керткән өчен финанс ягыннан кызыксындыру чаралары күреләчәк, дип вәгъдә итте РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова. Әлеге яңалыкны 2020 елның җәеннән кертү күздә тотыла. Бу хакта «Российская газета» яза.
«Бу РФ субъектларына яңа модельне кулланышка кертүне сизелерлек киңәйтергә һәм инде 2020 елда ук оешмалары әлеге статуска туры килгән җитәкчеләр һәм медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләргә мөмкинлек бирәчәк», - диде министр сәламәтлек саклау системасының беренчел звеносын модернизацияләүгә багышланган киңәшмәдә.
Скворцова фикеренчә, әлеге яңалык «пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырырга» ярдәм итәчәк.
Фото: https://pixabay.com
Нет комментариев