Синоптиклар октябрьдәге һава торышының нинди булачагын фаразлады
Синоптиклар октябрьгә фаразларын җиткерде. Гомумән алганда, быел көз нормадан сизелерлек тайпылышлар булмаячак, дигән "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина.
Шулай итеп, Мәскәүдә төнге температура уртача 1-6, көндез 6-11 градус чамасы булачак. Айның икенче яртысында бераз салкынчарак булыр, дип фараз кылына. Температура төшеп, 1-6 градуска кадәр салкын булачак.
Россиянең Идел буе төбәкләрендә уртача һава температурасы - төнлә -1-+5, көндез 11 градус җылы булачак. Октябрь биредә яңгырлы булачак, явым-төшем нормадан шактый артык булыр, дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев