Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар көн дәвамында кар, яңгыр яву, урыны белән буран чыгу ихтималы турында кисәтә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген болытлы һава торышы саклана. Кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Урыны белән явым-төшемнең көчәю ихтималы да бар. Аерым районнарда буран чыгачак.

Җил төньяк-көнчыгыштан исә, вакыты белән юнәлеше үзгәреп, төньяк-көнбатыш тарафтан исәргә дә мөмкин. Җилнең көчәю мөмкинлеге дә фаразлана. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитә.

Татарстанда көндезге һава температурасы 0..+5, республиканың көнчыгыш районнарында +10 градуска кадәр җитә. Юлларда бозлавык саклана, чиктәге көнбатыш районнарда кар көртләре дә хасил булырга мөмкин.

Бүген Казанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Җепшек кар һәм яңгыр ява. Урыны белән буран, юлларда бозлавык. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитеп көчәю ихтималы да бар. Көндезге минималь һава температурасы 0..+2 градус булачак. Юлларда бозлавык саклана.

Реклама

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев