Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптиклар бүген +34 градус эссе һәм яшен буласын, боз явачагын фаразлый

Бүген, 27 июльдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Көндез дә, кичен дә аерым районнарда яшен булачак, урыны белән боз явачак.

Җилнең тизлеге көньяк-көнбатыш, көнбатыштан 6-11 м/с булачак, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 16 -21 м/с кадәр көчәя. Киләсе төндә һава температурасы +15..+20 градус җылы, иртәгә көндез +29..+34 градуска кадәр эссе булачак.

Казанда, ТР Гидрометеорология үзәге фаразынча, шулай ук алдагы тәүлектә алмашынучан болытлы һава көтелә. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез дә, кичен дә аерым районнарда яшен яшьнәячәк. Тизлеге 6-11 м/с булган җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк, көндез һәм кичен аның тизлеге урыны белән 16- 21 м/с була. Һава төнге сәгатьләрдә +18..+20 градуска кадәр, иртәгә көндез +33 градуска кадәр күтәрелә.

Җомга, 28 июльдә, республикада да яшенле яңгырлар һәм эсселек көтелә - һава температурасы +31..+36 градуска кадәр менәчәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-panesambe-konne-34-gradus-esse-ham-yasen-bulasyn-boz-yavacagyn-farazlyi-5874181

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев