Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Синоптик алтын көзнең тәмамлану вакытын һәм кайчан суытачагын әйтте

Үзәк Россиягә көзге суыклар килү вакыты берничә атнага күчәчәк. Sputnik радиосына биргән интервьюсында «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец шундый фараз бирде. РИА Новости шул турыда яза.

Синоптик әйтүенчә, Үзәк Россиядә алтын көз гадәттә 24 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр дәвам итә, аннары салкын көзгә күчеш башлана. Әмма быел подсезоннар үзгәреше ким дигәндә бер атнага күчәргә мөмкин, дип саный ул.

«Кагыйдә буларак, 15 октябрьдән 28 октябрьгә кадәр подсезоннар үзгәрә, алтын көздән тирән көзгә күчү бара. Якшәмбе, 16 октябрь, Атлантик циклон якынлашу белән, үзәк Россиядә яңгырлар ява башлый, ләкин бу тирән көзгә кереп китү прологы түгел. Алтын көз, ким дигәндә, тагын бер атнага сузылачак», – диде Тишковец.

Тирән көзгә күчү кичектерелгәч, һава температурасы әлегә плюс билгесендә калачак, дип саный ул. Октябрь климат нормасыннан җылырак булачак, дип өстәде синоптик.

«Горизонтта көзге суыклар күренми, туфракта гына кырау көтелә. Озак вакытка булган фаразлар буенча, октябрь ким дигәндә ике-өч градуска җылырак булачак», – дип ачыклык кертте Тишковец.

Үзәк Россия халкына салкыннар һәм кар явуны гадәттәгедән берничә атнага соңрак көтәргә кирәк, дип саный ул.

«Беренче чын суыклар, беренче тотрыксыз һәм тотрыклы кар катламы ким дигәндә берничә атнага күчәчәк», – дип нәтиҗә ясады Евгений Тишковец.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев