Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Штрудель [рецепт]

Рецепт.

Эчлек өчен:

4-5 уртача зурлыктагы алма,

корица,

50 грамм шикәр комы (алма әчкелт булса, күбрәк),

 

3-4 бал кашыгы сыер мае,

Реклама

150 г.эремчек

Гадәттә мин аны эремчексез пешерә идем, бу юлгы яңалык шушы иде... Табада сыер маен эретеп, шунда алма, шикәр комы һәм тәменчә корица (мин ярты бал кашыгы салдым) салып алманы йомшарганчы пешерәсе (мин бу юлы алманы пешермичә генә салып карадым, бик ашыга идем чөнки, тәмле алай да!). Камырны юка итеп җәясе, юкарак булган саен яхшырак була. Шуннан камырга панировка өчен кулланыла торган сухари яисә уылган сухари сибәсе, тәменчә шикәр комы салып блендер белән төерсезләндерелгән эремчек җәясе, шуның өстенә алмалы эчлекне җәясе дә, рулет формасында төрәсе. Табага куйгач, өслегенә ипләп кенә пычак белән кисемнәр ясарга, аннан яхшылап тугланган йомырка сыларга. 180 градуста өсте кызгылт төс алганчы, 30-35 минут пешерәсе. Табынга шикәр пудрасы сибеп, туңдырма белән чыгарыла.

Фото: скриншот инстаграм

Рәфилә Шәмсүтдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев