Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов журналистлар Сабан туеның абсолют батыры булды

Икенче урында - «Күңел» радиосыннан Алмаз Әгъләмов.

Байлар Сабасында «Татмедиа»ның 15 яшьлегенә багышланган Сабантуйда көрәш буенча абсолют батыр булып, «Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салихов калды.

Фәрит Салихов бу җиңүне бик озак көтүен әйтте. «Мин бу җиңүне бер ун ел көттем. Журналистлар арасында Сабантуй булсын дип көттем. Тормышка ашты, ләкин мин спорт формасын югалткач. Бер ун ел элек булса, җиңүе җиңелрәк тә булыр иде. Рәхәт миңа», – диде батыр.

Бу җиңү Фәрит Салиховның гомерендә беренче тапкыр абсолют батыр булып калуы да.

«Авыл Сабан туенда үз авырлыгымда беренче калганым булды. Абсолют батыр булып, беренче тапкыр калдым. Хәзер көрәштән китсәм дә була инде», – диде ул көлеп.

Абсолют батыр тәкәгә дә ия булды.

 

Фото: Энҗе Габдуллина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев