Шомырт җыярга бару
Үзенең яңгырсыз, эссе көннәре белән 1947нче ел да тарихка ачлык елы булып кереп кала. Сугыштан соң халыкка икенче фаҗига - Яңа ел дип көткән төндә акча алышынуы була. Кешеләрнең болай да булмаган акчалары юкка чыга, аларның 100 сумнары 10 сумга әйләнә, ә кибетләрдә товар хаклары үзгәрми, шул ук кала.
Инде ниндидер яхшылык килүенә өмете киселгән халык 1948нче елга керә, салымнар һаман шул ук, нәрсә ашыйсың, ничек яшисең, дип, беркем дә кызыксынмый. Шулай да мәктәптә укучы балаларга көненә 150 грамм ипи бирә башлыйлар. Билгеле инде, өсләренә кияргә киемнәре дә булмаган балалар, яланөс килеп, ипи ашагач, Сталинны мактап, «без совет иленең бәхетле балалары», дип җырлый иде:
Мылтык атарга оста мин,
Бик күп тордым постта мин.
Син яшәсәң, без яшәрбез,
Мәңге яшә, Сталин!
Без, чыннан да, үзебезне бик бәхетле дип санадык. Капиталистик илдә яшәүче мескен Америка балаларын кызгана-кызгана, бакча артындагы аланда әнис үләннәрен ашап бетерүгә - кәҗә сакалы, татлы тамыр өлгерә. Ашарга яраклы нәрсә туры килә - берсен дә калдырмый идек. Соңрак колхоз басуында борчак кузаклары җитешә башлый, әмма аны саклыйлар иде. Анда Хәсән исемле бер бәләкәй генә карт, шалашлар ясап, саклап ята, кайвакыт атлы җайдаклар да була иде.
Ниһаять, урманда шомырт пешә! Монысыннан инде беркем дә кумый, әмма урманга кадәр ун чакрым җир узарга кирәк.
1948нче елның җәйге бер матур көнендә без, малайлар-кызлар, Тулбай урманына шомырт җыярга киттек. Кем чиләк, кем кәрҗин алган. Шомырт җыйганда чиләкне яулык беләнме, бау беләнме муенга асалар. Әле аның шомырт агачын табарга, буй җитмәсә, агачка менәргә кирәк. Өстә бер кат күлмәк-ыштан, ялан аяк, ялан баш. Бер урында шомырт агачы табып, җыя гына башлаган идек, кинәт кенә балалар чыр-чу килә башлады. Якынрак барсак, Галимәне елан чакты, диләр. Галимә ауган юкә агачына басып шомырт җыйган. Агач астында яткан елан чыгып, кызның баш бармагы арасын тешләгән. Без - җыеныбыз бала-чага, кемгә ун яшь, кемгә тугыз, ә елан чаккан Галимәгә - сигез. Шул кадәр чибәр, сөйкемле кыз безгә бик кызганыч булды. Ул үлән өстендә ята, аңын да җуя башлады. Арада кайсыдыр, жгут салырга кирәк, диде. Кемнеңдер чиләк аскан нечкә бавы табылды, тезнең өске ягына бау бәйләдек, янәсе, елан агуы тәнгә таралмасын. Кемдер, бау буш, дип, агач белән боргычларга кереште. Ә Галимә берни дә белми ята…
Юлда «уф алла» арбасына утын төягән бер хатын кайта икән, аңа хәлне сөйләп биргәч, Галимәне утын өстенә салып, юлга чыктык. Беребез арба тарта, икенчебез, төшеп китмәсен дип, Галимәне тотып кайта. Урыс авылның янгын сүндерү сараена кайтып җиткәнче дүрт сәгатьләп вакыт узгандыр, аннан ат җигеп, өч чакрым ераклыктагы Күскәй больницасына барып җитәргә кирәк. Димәк, биш сәгать кан йөрми тора аякта. Барып керү белән, табиблар жгутны чишәләр, укол да бирәләр, әмма ике көннән Галимәне Урыс авыл зиратына алып кайтып җирлиләр.
Менә җитмеш ел вакыт узган… Минем күз алдымда Галимәнең чибәр йөзе, акыллы күзләре. Инде җитмеш ел буе Галимәнең үлүендә мин үземнең дә гаепне күрәм кебек. Безнең буынның ачка үлгән корбаннары бер Галимә генә түгел иде. «Тамак тәмугка кертер» дип юкка гына әйтмәгәннәр.
Габделхәй САЛИХОВ,
Түбән Кама шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев