Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Шоколад” балалар бакчасында зур вакыйга – очрашу булды.

Без - тәрбиячеләр, бакчага йөрүче балалар "асылташлар"- үз чорларында мәгариф өлкәсендә җаваплы урыннарда эшләгән чал чәчле мөгалимнәр белән очраштык. Лаеклы ялда булган бакча мөдирләре белән кызыклы очрашуны озак еллар Саба районы мәгариф бүлегендә әйдәп баручы белгеч булып эшләгән Гөлшат Ризаевна Сабирова оештырды. Үзләренең гомерләрен нәниләр белән эшләүгә багышлаган бу ханымнар бакчабызның эшчәнлеге белән бик теләп кызыксындылар, заманча җиһазландырылган бүлмәләрне күреп шатлыкларын уртаклаштылар, үзләренең файдалы киңәшләрен бирделәр. Ә инде балаларның чыгышын караганнан соң, һәрберсенең йөзендә соклану, ярату хисе күренде. Бу очрашу күбебезнең күңелләрендә сакланыр, киләчәк эшләргә, туачак көннәргә этәргеч булыр. Мөхтәрәм кунакларнын һәрбарчасына сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, имин көннәр, бәхетле озын минутлар телибез. Ә без исә, алар башлаган эшләрне дәвам итәрбез, мирас итеп сакларбыз, - дип хәбәр итә "Шоколад" балалар бакчасының рус теленә өйрәтүче тәрбияче Миннеханова Дания.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев