Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Шәледә давыл: «Сабан туеннан кайтсак, өйгә керергә куркыныч, түбә юк»

Синоптиклар юраган хәвефле җәй үзенең холкын һаман күрсәтеп тора. Нурлат һәм Чирмешән районнарындагы гарасаттан соң, нәкъ бер ай үтүгә, көчле җил Питрәч районына да килеп җитте. Кичә Шәле буйлап бер полоса давыл үтеп киткән. Нәтиҗәдә, бүген авыллар хәрәбә хәлендә: кемнең өй түбәсе юк, кемнең гаражын урыныннан кузгалткан, хәтта нигезеннән күчереп...


-Кичә авылда Сабан туе иде, - ди Шәле авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов. -Бәйрәм урман эчендә безнең. Кичке сәгать 4 белән 5 арасында әзрәк җилләп алды, яңгыр яуды. Әмма бу артык комачауламады, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте, күңел ачты. Шуннан соң, Сабан туен тәмамлап, авылга кайтсак, ис-акыл китте. Авыл урамнары түбә калдыклары, калай, шифер белән тулган. Кайберәүләр түбә калайларының кайда икәнен дә белми хәтта. Түбә генә түгел, фронтоннар да юк, өй үзе дә ярылган. Кунак өен нигезеннән куптарып алып, кырыйга күчереп куйган.

Фото - соцчелтәрләр

Шәле - зур авыл. Шуңа күрә микән, җилнең бөтен авылны колачларга көче җитмәгән.


-Без үзебез Сабантуйда идек, әниләр өйдә, - ди зыян күрүче Гөлфинә Камалиева. - Урман эчендә җилле яңгыр гына явып узгач, авылда мондый хәлләр бардыр дип уйламадык та без. Кайтсак, хәйран калдык. Безнең йортның түбәсе дә, фронтон да юк. Гаражның стеналары какшаган, өйнең арткы почмагында мунча иде, анысының да кирпечләре урыныннан кузгалган. "Бер минут та булмады", - диләр, әмма шуның кадәр зыян салып өлгергән. Менә бүген өмә авылда, түбәләрне сүтеп, яңадан коралар. Бәхеткә, йорт-җиребез иминиятләштерелгән иде.

Реклама


Дилүс Мөхәммәтшин дә өен, каралты-курасын иминиятләштерелгән булган.


-Йорт түбәсен шифердан япкан идек. Бер якка бик зур зыян килгән. Шифер ватылып, чәрдәкләнеп беткән, бөтен килеш тә алып очырган, өчесе бөтенләй дә юк. Үзем давыл килгәндә өйдә идем, бер-ике минут тирәсе булгандыр ул. Шул вакыт эчендә алып та киткән, әнә. Урамга чыгарга куркыныч иде: электр чыбыкларын да җиргә алып салган. Мондый давыллар без кечкенә чакта еш була иде, табигать алышына ахры, тагын кабатлана башлады, - диде ул.


Шәле авылында барысы 9 йорт зыян күргән. Гарасат Тугаш авылы ягыннан килгән диләр. Табигый бәла-казаның бу авылга китергән зыяны турында соңрак язарбыз.


http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев