Шәхси хуҗалыкны ничек тунарга?
“Ватаным Татарстан“ фаразларының котылгысыз рәвештә тормышка аша торган гадәте бар. Юк, бу безнең күрәзәче булуыбыздан түгел, вакыйгалар үсешенә аек һәм мантыйкый караш ташлавыбыздан гына. Моннан өч ел элек без “Сөт акчасын кем сава?“ дигән тәнкыйди язма биргән идек.
Ул язмада Татарстанда шәхси хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан 3 һәм аннан күбрәк сыер асраган өчен күрсәтелә торган 200 мең сумлык ярдәмгә кара күзлек аша карадык: башта сыерларның баш санын арттырырга булышачаклар, аннан соң салым түләтеп, күрсәтелгән ярдәмне кире хөкүмәт кесәсенә кайтарып бетерәчәкләр дигән күңелсез нәтиҗә ясадык. Сүзгә-сүз китерик әйдә: “Бу – моңарчы салым түләмичә генә асраган сыерларга салым салына дигән сүз. Гамәлдәге сөтнең сатып алу бәяләре белән табыш та алып, салым да түләп бару исә мөмкин түгел, шуңа күрә хөкүмәттән ярдәм буларак алынган 200 мең сум җиңел генә янә хөкүмәт кесәсенә салым рәвешендә күчәчәк“. Дөресен таныйк: ул вакыттагы вәзгыятьтә без ялгышкан идек, чөнки Татарстан хөкүмәте сыерны күпләп асраучы шәхси хуҗалыкларга ихлас ярдәм күрсәтте һәм салым камыты кидерергә җыенмады. Шуңа күрә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан безнең язма уңаеннан хаклы ризасызлык белдерделәр һәм авторга гафу үтенеп, икенче язма әзерләргә туры килде. Әмма гафу үтенгәндә дә без үзебезнең кара фикеребезгә урын калдырып чигендек: “Шәхси хуҗалыкның кече ферма төзеп, 8 баш сыер асрый башлавы мөмкин, әмма Мәскәү көннәрдән беркөнне аны эшмәкәр буларак теркәтеп, салым түләтә башламас, дип Авыл хуҗалыгы министрлыгында да өзеп әйтә алмаячаклар“, – дигән үт тәме саркып торган бер җөмлә калдырдык. Илдәге икътисади һава торышын Татарстандагы министрлыклар түгел, федераль үзәктәге чиновниклар билгели. Мәскәү исә һәрвакытта да түбәндәгеләрне саву-йолку теләге белән яши, чөнки икътисади ысуллар белән илне идарә итә белми. Без шул 2015 елда ук ил бюджетын имүче иң зур катлау – чиновниклар армиясе икәнен рәсми саннарга нигезләнеп язган идек. Боларга тоткан чыгымнар оборона бюджетын да күпкә узып китә, шуңа күрә күпергән һәм ташыган бу аппарат үзенә тигән өлешне арттыру-ишәйтү өчен яңадан-яңа мәйданнар эзләячәк. Мәйдан исә тараеп, бетеп бара. Салым түләмәгән авылның шәхси хуҗалыклары гына калды диярлек инде. Салым кодексы әлегә күпме генә җитештереп, күпме генә сатмасын, шәхси хуҗалыкны салым түләүдән азат итә. Дөресен генә әйткәндә, үзкыйммәтеннән түбән бәядән сөт сатып, печтек кенә табыш белән ит сатып салым да түләп барып булмый да инде ул.
Салым түләргә мәҗбүр итә башладыңмы, сыер бугазына пычак салыначак. Шәхси хуҗалыклар исә сөтнең, итнең, бәрәңгенең байтак өлешен җитештерәләр. Аларны юк итү илдә табигый рәвештә ачлык китереп чыгарачак. Дәүләттән ярдәм алып аны суга салу белән шөгыльләнүче эре агрохолдинглар азык-төлеккә бәя күтәрелү һәм дефицит фонында табышка эшли башларлар, мөгаен, әмма халыкны азык-төлек белән тәэмин итә алмаячаклар. Болай да кырылып, юкка чыгып барган Россия авыллары шайтан себеркесе белән себерелгән кебек юкка чыгачаклар. Әлбәттә инде, югары кабинетларда утырган һәм авыл хуҗалыгында алына торган табышка лупа аша карарга гадәтләнгән чиновниклар моннан хәбәрдар түгел. Алар бары тик бер санга гына игътибар итә: авылда фәләнчә миллион шәхси хуҗалык бар, шуларың һәрберсенә патент алырга һәм социаль взнослар түләргә мәҗбүр итсәң, бюджетка фәләнчә миллиард табыш керәчәк. Һәм түгәрәк корсаклы чиновникның баш миендә ялтыравыклы идея туа да куя: шәхси хуҗалыкны патентлаштырырга. Ятмасыннар монда легаль булмаган табыш алып. Бүген иртән компьютерын ачуга газета хәбәрчесе Дәүләт Думасына нәкъ менә шундый закон проекты кертүләре турындагы хәбәргә юлыкты. Башта моны фейк кына дип уйлады. Юк икән, чынлап та, андый проект бар һәм аны гамәлгә кертү юнәлешендә тырышлыклар инде башланган. Проектны җитди көч – “Бердәм Россия” партиясе кертә, димәк, ул федераль хөкүмәт белән килештерелгән һәм канунга әйләнү мөмкинлеге – 99,9 процент. Канун кабул ителдеме, котылгысыз рәвештә ике юлның берсе алдына килеп басасың: йә патент өчен түләп асрыйсың сыерны (бәрәңге үстергән өчен аерым патент, алмагач өчен яңасын таләп итәргә дә мөмкиннәр. Бу кадәресен төбәк хакимиятләре хәл итәчәк), йә сыерыңны бугазлап, җир участогыңны шайтан таягы һәм тигәнәк иркенә биреп, кул кушырып яши башлыйсың. Сыерны идән астында яшереп асрап булмаячак бит инде. Дөрес, куяннарны баз казып асраучылар тәҗрибәсе бар-барын. Тик өч тиенлек куян биш тиенлек зыян бит ул. Без анысын да үрчетеп карадык вакытында. Шәхси хуҗалык Сталин үлгәннән алып бүгенгә кадәр салым түләмичә яшәде. Сыер асрау үзе үк салым түләүгә тиң ул, чыгымнары керемнәреннән узып бара.
Салым түләтү буенча башланган бу инициативаның тагын бер кызык ягы бар: хәзерге авылда терлек асраучыларның күпчелеге – пенсионерлар. Минем күршедәге 87 яшьлек карчык үткән көздә генә сатты сыерын, бозау сатып алып тота әле. Бәрәңге дә утырта. Салым түли башладыңмы, Пенсия фонды сине шунда ук эшләүче пенсионерларның мактаулы сафына бастыра һәм пенсия индексацияләнми башлый. Менә бит күпме отыш! Сыер тотып, патент сатып алып, пенсия индексациясеннән баш тартып та яшәп була-булуын. Тик моның өчен сөтнең литрын 50–80 сумнан, итнең килосын 700–800 сумнан сатарга туры киләчәк. Дәүләт Думасы яңа инициативага яшел ут кабызса, объектив рәвештә бәяләр шул тирәгәрәк менәр дә инде менүен. Тик ул чакта чиновниклар сакланып калган шәхси хуҗалыкларны савуның башка ысулларын эзли башлаячаклар. Ач торырга өйрәнеп беткәндә генә, халык та түзмәскә, бөтен тыюларны онытып, гыйсъянчылык дәрте белән яна башлавы ихтимал. Профессор Валентин Катасонов яза бит әнә: “Чиновниклар һәм депутатлар социаль шартлау программалаштыралар“, – дип.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 110, 25.07.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев