Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат
Рөстәм Акъегет – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе.
(Казан, 19 июль, «Татар-информ»). Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
«Йөрәге бик начар иде. Больницада да ятты», — диде Рөстәм Акъегетнең туганы, халык язучысы Равил Фәйзуллин.
Рөстәм Акъегет — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли.
Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Автор: Рузилә Мөхәммәтова
Фото: Татарстан Язучылар берлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев