Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Сәер” директор буразнасы

Саба аграр көллиятендәге хәлләр "сарафан радиосы" аша күптән таралган. Әти-әниләр бирегә балаларын тәртипкә керсен, тормышта яшәргә өйрәнсен өчен җибәрә. Хәер, аның директоры да - бик үзенчәлекле кеше. Студентлар белән бергә иртән физик күнекмәләр ясый, алар белән бер өстәл янына ашарга утыра.

- Безнең иң зур дәрәҗәбез - район җитәкчеләренең, әти-әни­ләрнең уку йортына булган ышанычы, хөрмәте, - ди көллият ди­рек­­торы Закирҗан Бикмөхәм­мә­тов.


Район башлыгы Рәис Миң­неха­нов, Саба өчен зур бәхет булдыгыз, кайсы тармакны гына алма, бар җирдә дә Сез тәрбия­ләп чыгарган егет-кызлар, дип юкка гына әйтми. Саба өчен генә түгел, бөтен республикага кадр­лар әзерли алар. Кукмара, Арча, Балтач, Теләче кебек күрше районнардан тыш, хәтта Киров өлкәсеннән дә яшьләр килә. Гади СПТУдан данлы көллият­кә әве­релгәнче, шактый нык тырышырга туры килә үзләренә. Көл­ли­ятне тормыш мәктәбе итеп танытканнар. Яңа система белән эшли башлауларына да 13 еллап вакыт узган. Биредәге тәртипне белеп алган әти-әниләр дә тугызынчыны тәмамлаган ул-кыз­ларын бирегә җибәрергә тырыша. Нәти­җәдә конкурс барлыкка килгән, бер урынга әллә ничә абитуриент дәгъва кыла. Көллият бинасы да кечкенәеп калган. Хәзер яңа бина төзү эшенә керешкәннәр.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл

Көллиятнең беренче үзенчә­леге - биредә һәркем иртәсен фи­зик күнегүләрдән башлый. Һәр көнне иртәнге сигезенче яртыда йөгерергә чыгалар. Егетләр дүрт чакрым йөгерсә, кызлар - өч. Аннан 50 минут чамасы - сәламәт­ләндерү күнегүләре. "Ке­шенең сә­ламәтлеге умыртка сөягенә бәйле. Шуңа да төрле күнекмәләр ясауны гадәткә керттек", - ди көллият директоры. Бу да юктан гына барлыкка килмә­гән. Моңа кадәр дә җитәкче пост­ларда эшләгән Закир­җан әфән­денең гәүдә авырлыгы 105 килограммга җитә. Хастаханә юлыннан кайтып керми. Тукта, үземне үзем карамасам, миңа беркем дә ярдәм итмәячәк, дип уйлый ул. Яшел­чәләр ашый башлый, физик кү­негүләргә күчә. Хастаханә юлын оныта. Көллият директоры булып билгеләнгәч, үзе артыннан егет-кызларны да ияртә. Алар белән бергә күне­гүләр ясый, йөгерә, чаңгыда чыга, гәү­дәсе яшь егетләрнеке кебек ыс­пай хәзер. "Мин 24 сәгать буена йокламыйча да эшли алам, сәламәтлегемнән зарланмыйм, күнегүләр нык ярдәм итә. Егет-кыз­лар­да да үз­гәрешләр күзә­телә. Бер кызы­бызның бума ютәл авыруы бетте, моңа табибы­ның да исе киткән", - ди "сәер" директор.

Ашауны да режимга салганнар. Биредә белем алучы 440 егет-кызга көненә өч тапкыр кайнар ризык ашаталар. Коры-са­ры­ны бө­тен­ләй тыйганнар. Егет­ләргә тә­линкәдә ризык калдыру рөхсәт ителми. Нык булып формалашу өчен, тиешле дәрә­җәдә тукланырга - салатын да, ашын да, боткасын да ашарга киңәш ителә. Ә менә кызларга исә мондый таләпләр юк. Көл­лияттә ашаган өчен бер тиен дә түләмиләр.


Җиде автобус һәр шимбә саен студентларны районнарына кайтарып куя, дүшәмбе килеп ала. Чыгымнарны тулысынча уку йорты үзе күтәрә, әти-әниләрдән акча алынмый. "Тәртип булган җирдә акча әрәм-шәрәм ителми. Без акчаны экономиялибез дип кысмыйбыз, тота беләбез. Укучылар электр­ны да теләсә ничек яндырмый, сүндереп йөриләр. Беренче еллар белән чагыштырганда чүп тә нык кимеде. Суны да сак тотарга тырышалар. Булган әйбер­ләрне ватмыйлар, җимермиләр, пычратмыйлар", - дип җавап бирде ди­рек­тор, акчаны каян табасыз, дигән сорауга.

Белемле меңне егар

Аларны уку барышында гаи­ләдә акча тотарга өйрәтәләр. Беренче курска укырга килгән студент үзләренең гаилә бюджетын төзи. Бу эшне ул әти-әнисе белән ел дәвамында өйрәнеп эшли. Газга, утка, суга күпме акча кит­кән, азык-төлек өчен күпме тотылган, телефон, транспорт, салым һәм башка шундый чыгымнарны ти­ен­ләп исәп­­­лиләр. Аннан кергән акчаны кушалар. Көл­лияттән бирелгән 590 сум стипендия дә, әти-әни, әби-ба­бай акчасы янына кушылып, гаилә бюджетын тәш­кил итә. Терлек асрап сатсалар, аның акчасы да өс­тәлә... "Без әти-әнидән ниләр генә со­ра­мыйбыз. Акчабыз күп түгел икән бит. Аны сак тотканда гына га­и­лә тормышын алып барып буласын аңлый башладылар", - ди ди­рек­тор урынбасары Чулпан Сөн­гатова.


Тормышта яшәргә өйрәтүнең тагын бер юлы - бизнес-проект эшләү. Бу - көн кадагындагы заман таләбе. Чөнки күпләребез бизнес турында бөтенләй белми, эш башлауның серен аңлый алмый интегә. Чулпан ханым белән егет-кызлар эшләгән проектларны карап утырабыз. Мөгезле эре терлек, күркә, каз, үрдәк асраудан тыш, яшелчә үстерү серләрен дә, икмәкханә, чәчтарашханә, чәчәк кибете, кием тегү, автоюгыч, видеооператор һәм башка проектларны күрергә була. Һәрбер эш үзенә җәлеп итә. Әнә бер студент күркә үстерү бизнес планын төзегән. 500 баш алган очракта, азык өчен күпме тотылуын, юл чыгымнары, салымнар, хезмәт хакы, эшкәртү, сату - барын да исәп­ләп язып чыккан. Проекттагы саннарны да күктән алып язмыйлар. Кош-корт бизнесын өйрәнү­че­ләр, инкубатор бе­лән элемтәгә кереп, бәяләр­не өйрәнә, исәпли, ничек эшлә­гән­дә табыш кертеп була - белгеч­ләрдән киңәш сорый. Сату базарын да өйрәнә. Итен генә түгел, эч-башын нинди бәяләрдән урнаштыру мөм­кин­леге белән кызыксына. Шулай итеп ул күркә асрауның табышлы икәнен ачыклаган.


- Кайбер дәресләргә кереп утыргач, балаларның шулкадәр итеп бизнес-планнарны яклауларын, белеп эш итүләрен күреп, аптырап, гаҗәпсенеп калабыз. Без­нең уку йортын тәмамлау­чылар арасында эшләгән проектлары бе­лән үз бизнесларын ачучылар бар, - ди Чулпан Сөнгатова.
Көллияттәгеләр бу юлны, За­кир­җан буразнасы, диләр. Җи­тәк­че исә бу юлның борынгыдан кил­гән тормыш мәктәбе булуын әй­тә.

("Ватаным Татарстан", /№ 15, 02.02.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев