Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сентябрь ае нинди булачак?

Россиядә яшәүчеләрне көзен озакка сузылган бәрхет сезоны көтә. Илебезнең гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдергән.

“Хәзерге вакытта һава температурасы тел-теш тидергесез дәрәҗәдә әйбәт. Кара диңгезнең көнчыгышында су температурасы +25+26, Сочи һәм Анапада +28 градус. Экватордагы су температурасы бу. Бездә ул – бик сирәк күренеш. Калининград өлкәсендә дә суның температурасы фантастикага тиң дәрәҗәдә: +24 градус. Болар бәрхет сезонының озак дәвам итәчәген күрсәтә. Океан суы бик нык җылынган, сентябрьдә җылылык судан һавага күчәчәк”, – дип сөйләп үткән Вильфанд ТАСС хәбәрчесенә.

Шул ук вакытта ул бәрхет сезонының гадәттә сентябрь ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев