Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә урман хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Урманчылар көне 1980 елдан СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә билгеләнә. 10 сентябрь, көннең беренче яртысында бәйрәмнәре алдыннан урманчылар һөнәри осталыкта көч сынашты.

Һөнәри осталыкта көч сынашу бәйгесе урманчыларны һәр ел менә шулай бергә җыя. Саба урман хуҗалыгының төрле тармагында барлыгы 500 кеше хезмәт куя. Алар - республикада лидер. Дәүләт заказларын югары профессиональлек белән башкаручылар. 
Саба районында 27 мең гектар урман бар һәм ул елдан-ел зурая. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр куллану өчен уңайсыз авыл хуҗалыгы җирләренә 50 гектар мәйданда яшь үсентеләр утыртылган. Шунысын да әйтергә кирәк, Саба урман хуҗалыгы инновацион технологияләрне куллану буенча республикада беренчеләрдән санала. Агач эшкәртү комплексы да ил күләмендә иң яхшысы. урманчылары - үз эшләренә чын күңелдән бирелгән белгечләр. Һөнәри бәйге вакытында һәрберсе моны тагын бер кат исбат итте. Осталыкта Сабабаш, Шәмәрдән, Кукмара, Ленин, Мишәбаш, Корса участок урманчылыгы көч сынашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел мәктәп урманчылыгы түгәрәгенә йөрүче укучылар да катнашты. Урманны әзерләү, агачларга характеристика бирү, төрләрен аеру, янгыннан саклау, агач утырту, инвентаризация ясау, умартачылык, техника белән идарә итү осталыгы... бу эшнең белгечләре күптөрле номинациядә үзен сынап карады. Булганны саклау, үстерү, киңәйтү урманчының төп бурычы. Ә аңа иң мөһиме табигатьне ярату сыйфаты хас булырга тиеш. Урман хуҗалыгы тармагындагы барлык уңай үзгәрешләр һәм уңышлар - шушы тармак кадрлары керткән өлеш ул. Бүләкләү тантанасында җитәкчеләр дә шуңа басым ясады. Чарага озак еллар бу тармакта хезмәт куйган ветераннар да чакырылган иде.Равил Кузюров үз чиратында 18 ләп урман хуҗалыгы хезмәткәренә министрлар кабинетының, профсоюз оешмасының  рәхмәт хаты, мактау грамотасын тапшырды. 
Шулай ук урман хуҗалыгы өлкәсендә күпеллар хезмәт куйганы өчен Миннехановлар, Гыйззатуллиннар, Әхтәмҗановлар, Гәрәфетдиновлар, Галиев, Сафин, Шәриповлар династиясе бүләкләнде. Район башлыгы кулыннан да рәхмәт хаты, мактау грамотасы кабул итеп алучылар шактый булды. Ахырдан иң яхшы урманчылар , урман мастерлары , участок урманчылары , харвестер машинистлары , форвардер операторлары , умартачылар , егерьләр , шоферлар, һөнәре буенча иң яхшысы дип танылган командалар ачыкланып бүләкләнде. Иң яхшы мәктәп урманчылыклары арасында Сабабаш командасы 3, Кукмара районының Березняк авылы 2, Лесхозның “Нургали оныклары” командасы беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев